ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Баулы районының Кырым-Сарай авылында интернат-йорт өчен биологик чистарту корылмалары төзелеше тәмамланган. Объект барлык заманча таләпләргә җавап бирүче җиһазлар белән җиһазландырылган. Корылмаларда ГОСТ, СНиП һәм техник регламент нигезендә югары сыйфатлы тузуга чыдам материаллар кулланылган. Чистарту корылмаларының куәте тәүлегенә 20 куб. метр тәшкил итә.

Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Ык буе территориаль идарәсенең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре тыңланды. Доклад белән идарә башлыгы Хәлил Мөстәкыймов чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, идарә Азнакай, Баулы, Мөслим һәм Ютазы районнары территориясендә экологик күзәтчелек алып бара.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 4047 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 1232 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Рус география җәмгыяте вәкилләре, «Чиста булачак» республика яшьләр экологик хәрәкәте волонтерлары, шулай ук Авиатөзелеш районында яшәүче битараф булмаган кешеләр шәһәр халкының яраткан ял итү урынын чистарткан.

Калдыкларны туфракка ташлаган өчен «Минзәлә нефть-сервис корпорациясе» ҖЧҖ карата 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Әлмәт районында җир асты байлыкларыннан файдаланучы зат тарафыннан лицензиянең мәҗбүри шартларының берсе бозылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаганча, гомумтаралган файдалы казылмалар (вак таш) тау эшләрен үстерү планы булмаган килеш табылган.

В.И. Вернадский исемендәге фонд мактаулы экология бүләге өчен конкурста катнашуга гаризалар кабул итә. Конкурста, түбәндә күрсәтелгән номинацияләрнең берсе буенча, физик затлар һәм, оешу-хокук формасы нинди булуына бәйсез рәвештә, теләсә нинди юридик затлар катнаша ала:

«ЭРТИКО-ИТС Европа» ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Интеллектуаль транспорт чаралары буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгресс вакытын турында карар кабул иткән. 2022 елда чара Казанда 19-21 сентябрь көннәрендә узачак, ә KAZAN DIGITAL WEEK-2020 виртуаль форматын 21-24 сентябрь көннәрендә уздырачаклар. 


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, М7 федераль трассасында – «Малиновка»  ЮХИДИ постында автотранспорт чараларының төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдары нормативлары үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплекне оештыручыларны эзләү буенча административ тикшерү эшен дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International