ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2020 ел
җомга

Бүгенге көндә авыш өлешен формалаштыру, дренаж призмасы өю, баш өлешендәге борысын урнаштыру эшләре башкарыла. Исегезгә төшерәбез, Кама елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына башкарыла башлаган иде. Гамәлгә ашыру – 2020-21 еллар.

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе шәһәрендәге бер предприятие территориясендә туфракка һәм инешкә канализация агымнары агызуны теркәгән.


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында сынау проектын гамәлгә ашыруның юл картасы нигезендә «Федераль экологик оператор» ФДУПнең «Идел буе территориаль округы» филиалының Казан бүлекчәсе базасында I һәм II класслы хәтәрлеккә караган калдыклары белән эш итү өчен кирәкле җитештерү егәрлекләре булдырылган.


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

Эшчәнлеген туктатып тору мөмкинлеге барлыкка килү нәтиҗәсендә, «Втормет» ДК тарафыннан экологлар күрсәтмәсен үтәүгә этәргеч булган. Тимер ватыкларын җыю мәйданчыгын эксплуатацияләгәндә СанПиН кагыйдәләрен бозу турындагы эш Вахитов район судында каралырга тиеш булган, ләкин утырыш алдыннан закон бозу очрагын бетерергә өлгергәннәр. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы булды. Көн тәртибендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе кысаларында, Кече Аккош, Зур Аккош һәм Якты Аккош күлләрен экологик яктан тернәкләндерү мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында гражданнар кабул ителде.


4
август, 2020 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары вертолеттан күзәтү вакытында кирпеч ватыклары рәвешендәге төзелеш калдыкларына тап булган. Тикшерү барышында әлеге җир кишәрлегенең юридик зат милкендә булуы ачыкланган. Чүп-чарның гомуми мәйданы 5000 кв. метр тәшкил итә.

«Яратель» кошчылык фабрикасы яңа махсуслаштырылган җиһазлар эшләтеп җибәрергә әзерләнә. Техника сатып алу һәм компостлау мәйданчыгын реконструкцияләү эшләрен үз эченә алган чаралар комплексы Лаеш районының берьюлы берничә торак пунктында яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Тизәк бораулау нәтиҗәсендә алына торган органик ашламадан чыккан үзенчәлекле ис җирле халыкка даими рәвештә уңайсызлыклар тудыра.

Бер гражданин Шилнә елгасының су саклау зонасында койма урнаштырып куеп, гражданнарның су янына ирекле үтеп керә алу мөмкинлеген чикләгән булган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районы, Олы Шилнә авылындагы әлеге закон бозу очрагын гражданнардан килгән мөрәҗәгать буенча ачыклаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсендә «Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторлары эшчәнлеген оештыру тәртибе» темасына видеоконференция режимында ачык чара үткәрелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International