Әлмәт шәһәр суды «Минзәлә нефть-сервис корпорациясе»н территорияне чүпләүдә гаепле дип таныган

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Калдыкларны туфракка ташлаган өчен «Минзәлә нефть-сервис корпорациясе» ҖЧҖ карата 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Март аенда ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 40 кв. метр мәйданда чүп-чар ташлау очрагын теркәгән. Калдыклар төзелеш кирпече ватыкларыннан гыйбарәт булган.

Хокук бозучы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 18.2 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган, материал карап тикшерү өчен Әлмәт шәһәр судына җибәрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International