Ык буе территориаль идарәсе 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләрен игълан итте

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Ык буе территориаль идарәсенең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре тыңланды. Доклад белән идарә башлыгы Хәлил Мөстәкыймов чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, идарә Азнакай, Баулы, Мөслим һәм Ютазы районнары территориясендә экологик күзәтчелек алып бара.

Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Ык буе территориаль идарәсе табигать саклау законнары бозылуның 189 очрагын ачыклаган, 154 административ беркетмә төзелгән, 124 карар чыгарылган, шуларның 46сы – кисәтү, шулай ук 67 кисәтү бирелгән. 2 млн. 700 мең сумлык штрафлар салынган, 2 млн.50 мең сумы түләттерелгән.

2020 елда табигый суларның торышын лаборатор тикшерү өлешендә Ык буе территориаль идарәсе белгечләре 186 һава пробасы алган, 880 анализ ясалган. Табигый суның сыйфатын бәяләү максатында хезмәткәрләр тарафыннан 204 проба алынган һәм 3211 анализ ясалган. 

Идарә инспекторлары санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауга һәм бетерүгә аерым игътибар бирә. Хисап чорында барлыгы 4 мең 500 кв. метр мәйданлы, гомуми 480 мең куб. метр күләмендәге 33 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган. Бүгенге көндә алар барысы да бетерелгән. Моннан тыш, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә 19 карьер тикшерелгән, шуларның 14ендә табигать саклау законнарын бозу очраклары ачыкланган.

Экологик белем бирү өлкәсендә, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында территориаль идарә хезмәткәрләре тарафыннан 40тан артык лекция үткәрелгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International