«Яратель» кошчылык фабрикасы яңа махсуслаштырылган җиһазлар эшләтеп җибәрергә әзерләнә. Техника сатып алу һәм компостлау мәйданчыгын реконструкцияләү эшләрен үз эченә алган чаралар комплексы Лаеш районының берьюлы берничә торак пунктында яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Тизәк бораулау нәтиҗәсендә алына торган органик ашламадан чыккан үзенчәлекле ис җирле халыкка даими рәвештә уңайсызлыклар тудыра. Кошчылык фабрикасының органик ашлама җитештерү проекты кысаларында кирәкле чаралар күрү өчен 186 млн. сумлык инвестиция кертемнәре каралган.
Проект кысаларында төп басым Австрия, Германия, Нидерланд, Франция кебек илләрдә уңышлы кулланыла торган иң яхшы технологияләр исемлегенә кергән актив компостлау технологияләрен куллануга юнәлтелгән. Аның төп асылы махсус әйләндерү машинасын кулланудан гыйбарәт, аны кулланганда өстәмә аэроб ферментациясе ясала икән. Нәтиҗәдә эштә термофиль аэроб бактерияләр активрак кертеләчәк, бу исә, үз чиратында, компостлау вакытын кыскартып, әзер продукциянең сыйфатын яхшырту мөмкинлеген бирәчәк.
Август аена планлаштырылган беренче чират буртларны әйләндерә торган җайланманы эшләтеп җибәрүне күздә тота. Техника бер үк вакытта йомшакрта, аэрацияли, болгата һәм алга таба компостны икенче урынга күчерә. Органик ашламаларны махсус тарата торган Metal-Fach җайланмалар сатып алынган, алар туфракка органик ашламаларны тигез итеп кертергә мөмкинлек бирә.
Икенче этапта ферментациянең төрле активаторларын, шулай ук ис бетерә торган препаратларны кулланып эшләү каралган. Аннан соңгы этаплар гранул рәвешендә ашлама җитештерү өчен өстәмә җиһазлар урнаштыру мөмкинлеге булган махсус ябык ангарлар төзүгә бәйле.