Үзәк территориаль идарә инспекторлары республика башкаласының санкцияләнмәгән чүплекләре буенча рейд үткәргән

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Бүген Казанда гражданнар мөрәҗәгате буенча санкциясез калдык ташлау урыннары буенча рейд узган. Экологлар Киров һәм Мәскәү районнарында эшчәнлек һәм куллану калдыкларын ташлау урыннарын теркәгән. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча административ тикшерү кузгатылган, аның барышында административ җаваплылыкка җәлеп итү һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен җир кишәрлекләре милекчеләре ачыкланачак.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгында Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе эшли. Табигатьне саклау законнары бозылу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International