Түбән Кама районында 4 класс хәтәрлек калдыклары туфракка ташланган

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районындагы элеккеге «Кама» бакчачылык ширкәте территориясендә автомобиль бамперлары һәм яраксыз шиннарга тап булган. Хокук бозу очрагы турындагы сигнал «ВКонтакте» социаль челтәре аша алынган.

4 класс хәтәрлек калдыкларына караган законсыз чүп-чар ташлау мәйданы 108 кв. метр тәшкил итә, күләме – 21 куб. метр. Хәзер экологлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча административ тикшерү алып барыла. Калдыклар белән эш иткәндә таләпләрне үтәмәгән өчен хокук бозучыга карата 250 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International