Экологлар суд аша «ПМК «Строй-Тех» ҖЧҖ оешмасын китерелгән зыянны капларга мәҗбүр иткән

2020 елның 9 октябре, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Казан оешмасына карата калдыклар белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен 500 мең сумлык штрафлар билгеләгән. Экологлар 2019 елның апрелендә 525 кв. метр мәйданда төзелеш эретмәсе, металл ватыклары һәм бетон калдыкларын ташлау фактын ачыклаган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 ст. 2 өлеше нигезендә, «Строй-Тех» ПМК» ҖЧҖ оешмасына карата административ җаваплылыктан тыш, 739 мең сумлык зыянны каплату турында дәгъва да белдерелгән.

ТР Арбитраж суды карары белән зыянны мәҗбүри тәртиптә түләттерү турында Экология министрлыгы дәгъвасы тулысынча канәгатьләндерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International