Игътибар! 2020 елда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә ТР бюджетыннан субсидияләр алу хокукына СЮ КО конкурсы старт ала

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан итә.

Конкурста законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә «Коммерциясез оешмалар турында» федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы, үз эшчәнлекләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 12 октябрендә кабул ителә башлаячак һәм 25 октябрьдә тәмамланачак.

Катнашу өчен тапшырылырга тиешле документлар:

- 1 нче кушымтадагы форма буенча гариза;

- 2 нче кушымтадагы форма буенча проект тасвирламасы;

- социаль юнәлешле коммерциясез оешма таныклаган оешма уставы күчермәсе;

- мөрәҗәгать итүче тарафыннан Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсенә тапшырылган, алдагы финанс елы өчен хисаплылык күчермәсе;

- Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан гариза бирүче зат турында белешмәләр белән, конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү вакытына кадәр 3 (өч) айдан да иртәрәк булмаган чорда бирелгән өземтә;

- Федераль салым хезмәтенең 20.01.2017 № ММВ-7-8/20@ боерыгында билгеләнгән форма буенча белешмә;

- Татарстан Республикасы бюджетына срогы чыккан бурыч булмавын раслый торган белешмә;

- коммерциясез оешманың үзгәртеп кору, бетерелү, банкротлык процессында булмавы турында белешмә;

- коммерциясез оешманың субсидияләр бирү тәртибенең 1.2 пунктында күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан башка норматив хокукый актлар нигезендә акча алучы булмавын раслый торган документлар.

Социаль юнәлешле бер коммерциясез оешма бер генә гариза бирә ала, аның составында конкурста катнашу өчен бер генә проект тәкъдим ителә.

Гариза тегелгән, номерланган һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешманың вәкаләтле вәкиле имзасы белән таныкланган булырга тиеш. Барлык документлар да төгәл бастырылган булырга тиеш. Чистартылган һәм төзәтмәләр кертелгән урыннар рөхсәт ителми, коммерциясез оешма мөһере һәм имзасы белән таныкланган төзәтмәләрдән тыш.

Конкурста катнашу өчен документлар барлык пунктлар буенча да кәгазьдә һәм электрон рәвештә тутырылырга тиеш яисә почта аша «СЮ КО конкурсына» дигән тамга белән, 420049, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75, 108 каб. адресы буенча электрон версияне теркәп (почта аша җибәрелгән документларда җибәрелгән дата штемпеле булырга тиеш).

Элемтә өчен: Артемьева Ольга Владимировна - (843) 267-68-11; Мердюкова Анастасия Анатольевна – (843) 264-23-67.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International