«Ышанычлы партнер-Экология» конкурсында катнашыгыз

2021 елның 8 июне, сишәмбе

«Ышанычлы партнер-Экология» III Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Чара Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә. Оештыручысы – Россия Экологик җәмгыяте белән берлектә, «Ышанычлы партнер» ассоциациясе, .

Конкурсның төп максаты – «Экология» илкүләм проекты чараларын нәтиҗәле тормышка ашыруда федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнарына, аеруча уңышлы һәм нәтиҗәле региональ табигатьне саклау практикаларын һәм проектларын ачыклау өлешендә ярдәм күрсәтү. Шулай ук бизнес-бергәлек һәм ил халкы арасында «Экология» илкүләм проекты эгидасы белән дә, инициативалы тәртиптә дә тормышка ашырылган икътисадның төрле өлкәләрендә технологик һәм оештыру үзгәрешләре процессларын популярлаштыру, экологик модернизация лидерларына яңа статус бирү дә күздә тотыла.

Конкурста катнашу өчен конкурс шартларына туры килә торган һәм 2020 елда гамәлгә ашырылган проектлар кертелә. Узган ел конкурста катнашуга 50 төбәктән 274 Россия оешмасы кертелгән, алар арасында эре сәнәгать һәм энергетика компанияләре дә, кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә, коммерцияле булмаган оешмалар да, югары һөнәри белем бирү оешмалары да, җирле үзидарә органнары да булган.

Гаризалар 27 номинация буенча кабул ителә:

- Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруны киметү/ атмосфера һавасының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча иң яхшы проект

- Халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча иң яхшы проект

- Сәнәгать предприятиеләренең һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең су объектларына тискәре йогынтысын киметү буенча иң яхшы проекты

- Корпоратив-социаль җаваплылык программалары кысаларында тормышка ашырылган экология өлкәсендәге иң яхшы проект.

- Каты коммуналь калдыклар белән нәтиҗәле эш итү буенча иң яхшы проект.

- Сәнәгать калдыклары белән нәтиҗәле эш итү буенча иң яхшы проект.

- Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты.

- Экология өлкәсендә иң яхшы агарту (шул исәптән мәгълүмат) проекты.

- Ритейл өлкәсендә иң яхшы экологик проект.

- АСК өлкәсендә иң яхшы экологик проект.

- Экотуризмны үстерү өлкәсендә иң яхшы проект.

- Урманнарны саклау өлкәсендә иң яхшы проект.

- Биологик төрлелекне саклау өлкәсендә иң яхшы проект.

- Тупланган экологик зыянны бетерү өлкәсендә иң яхшы проект.

- Яңартыла торган энергия чыганаклары нигезендә генерацияне үстерү өлкәсендә иң яхшы проект.

- Моношәһәрләр һәм ябык административ-территориаль берәмлекләр территорияләрендә тормышка ашырылган иң яхшы экологик проект.

- Икенчел чималны эшкәртү (әйләнешкә кертү) өлкәсендә тормышка ашырылган иң яхшы проект.

- Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы проект.

- «New energy vehicle» инфраструктурасын һәм экологик транспорт төрләрен үстерү буенча иң яхшы проект.

- Экологияне цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы проект.

- Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә цифрлаштыру. ГИС ОПВК иң актив катнашучысы.

- Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә цифрлаштыру. Иң актив субъект – ГИС ОПВК катнашучысы.

- Иң яхшы «яшел» финанслау проекты.

- «Яшел» төзелешнең иң яхшы проекты, шул исәптән азкатлы төзелеш буенча да.

- Нефть-газ сәнәгатенең иң яхшы  «Яшел» проекты.

- Күмер сәнәгатенең иң яхшы «Яшел» проекты.

- Иң яхшы перспектив проект һәм эшләнмә.

Гаризаларны 2021 елның 16 августына кадәр тапшырырга мөмкин.  Конкурс номинацияләре һәм аны гамәлгә ашыру этаплары турында тулырак итеп https://topecopro.ru/ сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International