Хөрмәтле табигать саклау структуралары хезмәткәрләре, тармак ветераннары һәм республика халкы!

2021 елның 4 июне, җомга

Сезне Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу көнне без барлык фикердәшләр, әйләнә-тирә мохитне кайгырту өчен җаваплылыкны үз өстенә алган һәм тормышыбызны игелекле эшкә багышлаган кешеләр белән бәйрәм шатлыгын рәхмәт белән уртаклашабыз.

Без сакларга һәм арттырырга тиешле төп кыйммәт – ул киләчәк буынның сәламәтлеге һәм гражданнарның гомерен арттыру. Табигать саклау чараларында актив катнашкан һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга шәхси өлеш керткән битараф булмаган татарстанлыларга чын күңелдән рәхмәт җиткерәм.

Тармак ветераннарына – аерым рәхмәт сүзләре! Сездә булган тәҗрибә, зирәклек һәм фидакарь фикерли алу сәләте ничәмә-ничә югары дәрәҗәдә профессиональ экологлар буыны тарафыннан үстерелгән. Хөрмәтле ветераннар, без сезнең белән горурланабыз һәм сез корган заманча экология мәктәбенең ныклы нигезе өчен рәхмәт белдерәбез.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа казанышлар, планнар һәм проектларның уңышлы тормышка ашуын, экологиябез хакына барлык уй-ниятләрне, идеяләрне гамәлгә ашыру өчен көч һәм энергия телим.

Татарстан Республикасы экология һәм

табигать ресурслары министры

А. В. Шадриков

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International