Без чисталык һәм тәртип яклы! Арча районында экологик чара үткәрелгән

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» дәүләт табигать комплекслы заказнигы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары өчен экологик десант үткәргән. Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы территориясендә һәм мәктәп яны участогында балалар өмә үткәргән. Барлыгы 8 капчык чүп-чар җыелган. Чара кысаларында белгечләр балалар белән җәйге каникуллар вакытында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәргән. Шулай ук мәктәпнең Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Туган як табигате турында балалар – туган телдә» дип исемләнгән нәфис сүз осталары конкурсына йомгак ясалган. Җиңүчеләргә дипломнар, барлык катнашучыларга – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан китаплар тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International