Татарстан укучылары 73 тоннадан артык батарейка җыйган

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

2019-2021 елларда, «Duracell белән батарейкаларны тапшыр» акциясе нәтиҗәләре буенча, Татарстан укучылары 73 тоннадан артык эшкәртелгән батарейка җыеп тапшырган. Файдаланылган туклану элементларын җыюда республиканың барлык гомуми белем бирү оешмалары да катнашкан.  Исегезгә төшерәбез, «Дюраселл Раша» ҖЧҖ компаниясе 2018 елдан бирле Татарстанда батарейка җыюның комплекслы инфраструктурасын оештыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыра. Үткәрелә торган акциянең максаты – республиканың гомуми белем бирү оешмалары укучыларын каты коммуналь калдыкларны аралап җыю эшенә, табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, республиканың белем бирү оешмаларын экологик белем бирү эше өчен бүләкләү, халыкның экологик грамоталылыгын арттыру, республикада яши торган халык арасында экологик яшәү рәвешен популярлаштыру.

Җиңүчеләрне бүләкләү 5 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, «Эковесна 2021» акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды.

Әйтик, конкурс нәтиҗәләре буенча файдаланылган туклану элементларын җыю буенча призерлар:

«Иң актив укучы» номинациясендә (1-4 сыйныф):

1. Макаров Егор – Түбән Кама районының 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2. Төхвәтуллин Ярослав – Идел буе районының 186 нчы күппрофильле «Перспектива» лицее;

3. Хурамшин Ранис – Арча районының 5 нче гимназиясе.

«Иң актив укучы» номинациясендә (5-8 сыйныф):

1. Ибраһимова Диләрә – Азнакай районының Азнакай шәһәре гимназиясе;

2. Зарубина Ангелина – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 50нче урта мәктәп;

3.Чикирев Рудэль – Актаныш районының Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе.

«Иң актив укучы» номинациясендә (9-11 сыйныф):

1. Вәлиев Радэль Роберт улы – Азнакай районының Азнакай шәһәре гимназиясе;

2. Идрисова Карина – 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

3. Мухин Денис – Түбән Кама районының 10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«Иң актив мәктәп (шәһәр округы)» номинациясендә:

1) Идел буе районының 186 нчы күппрофильле «Перспектива» лицее;

2) Идел буе районының 52 нче гимназиясе;

3) 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«Иң актив мәктәп (шәһәр)» номинациясендә:

1) Азнакай районының Азнакай шәһәре гимназиясе;

2) Түбән Кама районының 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

3) Түбән Кама районының 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«Иң актив мәктәп (авыл)» номинациясендә:

1) Мөслим гимназиясе;

2) Советлар Союзы Герое И.Е.Кочнев исемендәге 2 номерлы Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе;

3) Лаеш районының Советлар Союзы Герое А.П.Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез! Комиссия утырышы беркетмәсе белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/aktsiya-po-sboru-otrabotannih-batareek-v.ht

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International