«Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балаларның экологик рәсем республика конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, конкурс 1 марттан 30 апрельгә кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Конкурс комиссиясе каравына барлыгы 4 яшь категориясендә 3000гә якын рәсем керде. Җиңүчеләрне бүләкләү 5 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, «Эковесна 2021» акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды.

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча, «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар» (3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр) яшь төркемендәге призерлар:

1 урын – Җиһангирова Диана, Азнакай районы, Азнакай шәһәренең 6 нчы «Звездочка» балаларны караштырып тору һәм савыктыру бакчасы;

2 урын – Шевченко Василиса, Спас районының «Родничок» катнаш төрдәге балалар бакчасы;

3 урын – Бызов Арсений, Менделеевск районының 6 нчы номерлы «Аленушка» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы. 

«1-4 сыйныфларда укучылар» яшендәге төркемдә:

1 урын – Ганиева Зилә, Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе;

2 урын – Хәйриева Диләрә, Татарстан Республикасы Алабуга районының 2 нче гимназиясе;

3 урын – Рузанова Елизавета, Алексеевск районы Балалар иҗат үзәге.

«5-8 сыйныфларда укучылар» яшендәге төркемдә:

1 урын – Сипатрова Полина, Әлмәт районы 1 нче балалар сәнгать мәктәбе;

2 урын – Гаврилова Наталья, Тәтеш районы Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе;

3 урын – Харисов Дмитрий, Түбән Кама районы Красный Ключ урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«9-11 сыйныфларда укучылар» яшендәге төркемдә:

1 урын – Хәкимова Ясминә, Биектау районының 2 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урын – Миңнеголов Дамир, Тукай районының Новый поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

3 урын – Зәйдуллина Юлия, Лениногорск районының Лениногорск шәһәре 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Призерларны котлыйбыз! Конкурста катнашучылар, әлеге сылтама буенча күчеп, үзләренең электрон сертификатын алырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2021.ht

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International