Дәүләт программасы буенча Татарстанда 8 гидротехника корылмасына капиталь ремонт ясала һәм 48 су объектында чикләр билгеләнә

2021 елның 4 июне, җомга

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» РФ Дәүләт программасы кысаларында республикада Зеленодольск, Алабуга, Кукмара, Нурлат һәм Буа районнарында гидротехника корылмаларына капиталь ремонт ясала. Эшләрнең гомуми бәясе – 62,6 млн.сум.

Шулай ук 48 су объектында яр линияләренең, су саклау зоналарының һәм яр буе саклык полосаларының да чикләре билгеләнә. Аерым алганда, эшләр Мамадыш районының Ошма елгасында, Мөслим районының Мәллә, Сәрмән, Шомбыт, Шәршәле елгаларында, Актаныш районының Агыйдел елгасында, шулай ук Түбән Кама, Лаеш, Питрәч һәм Зеленодольс районнары күлләрендә үткәрелә.

Моннан тыш, агымдагы елда максатчан су хуҗалыгы чарасын гамәлгә ашыру – Буа шәһәрендә Карл елгасының сул як кушылдыгын чистарту күздә тотыла. Бүгенге көндә әлеге объект буенча аукцион игълан ителгән.

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы буенча Татарстан Республикасы территориясендә барлыгы 84 млн.сумнан артык суммага 14 табигать саклау чарасы гамәлгә ашырыла. Шуларның 57,9 млн. сумы – федераль бюджеттан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International