ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2024 ел
якшәмбе

Хөрмәтле хезмәткәрләр, балыкчылык тармагы ветераннары һәм балык тотарга яратучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Балыкчы көне белән чын күңелдән котлыйм!


13
июль, 2024 ел
шимбә

Россиядә Гаилә елы кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре балалары белән «Кыргый ферма» экопаркына килделәр. Алар Кызыл китапка кертелгән таплы боланнар һәм алтай маралы белән таныштылар. Аларны фермада үстерәләр, аннары кызыл китаптагы хайваннар санын арттыру өчен кыргый табигатькә чыгаралар. Хәзер экопаркта 200ләп таплы болан, 100 марал һәм 80 куян бар. 


12
июль, 2024 ел
җомга

9-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында «Kazan Digital Week – 2024» халыкара форумы узачак. Барлык катнашучыларны төрле юнәлештәге 10 секция көтә, алар арасында: цифрлы индустрия 4.0, интеллектуаль транспорт системалары, мәдәнияттә цифрлы технологияләр, яңа заманның кибер куркынычсызлыгы һәм башкалар. Форумда шулай ук күргәзмә экспозициясе эшләячәк, анда һәркем заманча технологияләр дөньясына чума алачак.  

Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Су объектлары янында табигый ресурсларны эксплуатацияләү табигать кайтара алмаган зыянны китерә. Ел саен, бу балансны саклау максатыннан, су биоресурсларын ясалма рәвештә үрчетү проекты гамәлгә ашырыла, анда төрле токымлы миллионлаган маймычлар табигый сулыкларга чыгарыла.

Татарстанда 1300дән артык автомобильнең экологик яктан чиста булуын тикшерделәр инде. Бу юлы «Чиста һава» операциясе кысаларында рейд Түбән Камада узды.

1 гыйнвардан 12 июльгә кадәр Экология министрлыгы станцияләре 2,361 млн. үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 721 меңнән артык үлчәү башкарган.

23 сентябрьгә кадәр мәктәп укучылары, юннатлар һәм укытучылар «Яшь натуралистлар – Татарстан табигатен саклаучылар» фестивалендә катнаша ала, аны «Экология» илкүләм проектына теләктәшлек күрсәтеп, Татарстан Республикасы Экология министрлыгы уздыра.

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары район прокуратурасы белән берлектә уздырылган тикшерү барышында кулланучылар кооперативы эшчәнлегендә кайбер хокук бозуларны  ачыклаган. Объект территориясеннән чистартылмаган агынты суларны туфракка агызу, аннан елгага агып китү очрагы ачыкланган. 


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Катнашуга сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалар юнәлеше, МХО үткәрү зонасында ярдәм һәм башка өлкәләрдә республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары чакырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International