ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстанда Бөтендөнья Җир көненә багышланган чара уздырылды. Министрлык тарафыннан җәмәгатьчелек һәм уку йортлары вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Министрлык башлангычы һәм Казан Зооботаника бакчасы ярдәме белән Казан шәһәренең 78нче мәктәбе территориясендә экологик сукмак салу акциясе үткәрелде. Бу мәктәп очраклы сайланмады, анда сәламәт балалар да, мөмкинлекләре чикләнгән балалар да укытыла. Бүген министрлык һәм Казан Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре өлкән класс укучылары өчен үсемлекләр утырту һәм тәрбияләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Экологик сукмакка беренче булып маньчжур чикләвеге, гиннал чаганы, сирень, спирея, балан һәм миләш утыртылды.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казанның Карбышев урамындагы сулыкта балыклар үлү турында хәбәр керде. Әлеге буа табигый су объекты түгел, ә шәһәр халкы ял итә торган скверның бер өлеше булган гидротехник корылма булып чыкты. Шул урында Үзәк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан үле балыклар һәм сулык территориясенең чүпләнгән булуы ачыкланды. Балыклар үлүнең сәбәпләрен билгеләү максатыннан Министрлыкның Үзәк аналитик контроль инспекциясе су пробалары алды. Инспекциянең күчмә лабораториясе кислород микъдарына экстрен анализ ясап, аның нормада булуын билгеләде. Тулырак анализлар 7-10 көн эчендә билгеле булачак.
15 апрельдән башлап Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасында киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактларын ачыклау чаралары үткәрделәр. 2014 елның 18 апрелендә алар, Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының Экономик куркынычсызлык һәм коррупциягә каршылык идарәсе һәм Россия Эчке Эшләр министрлыгының Казан линия идарәсенең Чаллы шәһәре полиция бүлеге хезмәткәрләре белән бергә, киң таралган файдалы казылмаларны (ком-вакташ токымнарын) законсыз чыгару фактын теркәделәр. Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы полициясе хезмәткәрләре белән бергә казылма чыгару эшләрен арытаба булдырмау һәм вакыйганы ачыклау буенча оператив чаралар оештырылды. Алдан-ала белешмәләр буенча, Кама елгасында ком-вакташ токымнары лицензияләнгән кишәрлектән читтә чыгарылган.

18
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Юниорларның су конкурсы”ның республика этабында җиңүче Ольга Тимербаева һәм конкурсның кураторы, ИПЭН директоры урынбасары Дмитрий Иванов белән очрашты. Очрашу вакытында 20-25 апрельдә үтәчәк “Юниорларның Россия милли су конкурсы” финалында катнашу мәсьәләләре тикшерелде. Министр Татарстаннан катнашучы Ольга Тимербаева төзегән “Компьютер күзе системасы ярдәмендә Daphnia magnaның активлыгын күзәтү аркылы су тирәлегенең токсиклыгын билгеләү” проектының актуальлеген белдерде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, 2014 елның 17 апрелендә республикабыз территорияләре вертолеттан күзәтелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, министр урынбасары Рәмил Низамов, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын һәм башка экологик кагыйдә бозуларны ачыклау максатыннан, Казан, Чаллы шәһәрләре, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай, Алексеевск, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Мамадыш, Сарман районнары территорияләрең карап уздылар.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Россия аллеясы” дигән бөтенроссия акциясен игълан итте, ул сентябрь аенда, Россиядә игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында узачак. Барлык субъектларда тавыш бирү юлы белән шул төбәкнең символы булган үсемлекләр сайланачак. Россия аллеясын нигезләү урыны итеп Кырым Республикасы билгеләнде.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
14 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе” ААҖ һәм “Экологик сертификатлау үзәге – Яшел стандартлар” коммерциясез партнерлыгы өчьяклы килешүгә кул куйдылар. Аның максаты булып проектлауда һәм төзелештә “яшел” стандартлар куллану буенча хезмәттәшлек чикләрен киңәйтү һәм үзара аңлашуны ныгыту тора. Әлеге стандартлар СМАРТ Сити Казан проектын тормышка ашырганда кулланылачак. Проект шартларында төзелгән объектларны арытаба файдаланганда да шуларны үтәү күздә тотыла.

13 апрель көнне “Черек күл” паркында “Сыерчыклар кайтты” балалар конкурсына йомгак ясау бәйрәме булып узды. Ул Казанда инде өченче ел рәттән үткәрелә. Быел жюри хөкеменә 200дән артык эш тәкъдим ителде. Катнашучыларның барысына да Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә “Максидом” компаниясе оештырган сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау конкурсында активлык күрсәткән өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүген “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә дүртенче полистирол җитештерү линиясе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Дүртенче линия 2013 елның беренче кварталында төзелә башлаган иде, декабрьдә инде эшләтү-көйләүгә керештеләр. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Олег Нестеровның әйтүенчә, корылмада полистиролның 13 маркасын чыгару күздә тотыла. Яңа линия предприятиегә тулаем җитештерү күләмен арттырырга һәм продукцияләр шкаласын киңәйтергә мөмкинлек бирә.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Чаллыда Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Элеватор тавы бистәсендә (Чапаев ур. 44) рейд үткәреп, мониторинг башкарып, атмосфера һавасы пробалары алдылар. Анализ нәтиҗәсендә тузан матдәләре буенча рөхсәт ителгән куелыктан узу ачыкланды, шуның нигезендә административ тикшерү кузгатылды. Тикшерү кысаларында Элеватор тавында урнашкан, стационар ташландык чыганаклары булган “ФОРТО” ҖЧҖ, “КАПРИ” ҖЧҖ, Каверин Д.Л. ХП һәм Фомин Л.А. ХП җитештерү предприятиеләренә мониторинг үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International