Экология министрлыгында аукционнар үткәрелде

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында шундый аукционнар үткәрелде:
– Татарстанның Азнакай муниципаль районындагы “Тымытык 1” яткылыгыннан ком-вакташ токымнарын эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына;
– Татарстанның Чирмешән муниципаль районындагы “Бәркәтә” җир асты байлыклары кишәрлегеннән бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына;
– Татарстанның Актаныш муниципаль районындагы “Көнчыгыш Уразай” җир асты байлыклары кишәрлегеннән кирпеч балчыкларын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына;
– Татарстанның Питрәч муниципаль районындагы “Питрәч” җир асты байлыклары кишәрлегеннән торфны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына.
Әлеге аукционнар турында белешмәләр Министрлык сайтының “Җир асты байлыкларыннан файдалану” бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International