Экологлар тимер юл буендагы иң пычрак урыннарны ачыклады

2014 елның 25 апреле, җомга
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Казан – Коркачы – Юдино – Яшел Үзән – Казан маршруты буенча Горький тимер юлының Казан төбәген һәм аңа беркетелгән якын-тирә территорияләрне комиссион күзәтү үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Горький тимер юлы җитәкчеләре, Россия табигать күзәтчелеге һәм аның Татарстан бүлекчәсе, Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе, Казан шәһәр хакимияте, Биектау һәм Яшел Үзән районнары хакимиятләре вәкилләре тимер юл яны полосаларының санитар торышын карадылар. Күзәтү вакытында 57 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды. Иң күп бозулар Яшел Үзән, Биектау районнарының, Казан шәһәре Киров районының бакчачылык ширкәтләренә һәм гараж кооперативларына туры килә. Табигать саклау законнарын бозуның ачыкланган фактлары буенча актлар төзелде, бозуларны бетерү буенча эшләр 10 көн эчендә эшләнергә тиеш. Икенче комиссион күзәтү 8 майга билгеләнгән.
2014 елның 30 апреленә кадәр шундый рейдлар бөтен республика буенча үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International