26 апрельдә «Яшел шимбә» акциясе үткәрелә

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
26 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, иҗтимагый экологик берләшмәләр активистлары, институтлар һәм Казан халкы белән берлектә, “Агач утырту көне” республика акциясен һәм шимбә өмәләрен оештыра.
Бу шимбәдә территория чистартулар шундый адреслар буенча уздырыла;
– Дәрвишләр бистәсе (2013 елда битум түгелгән урын);
– Эрмитаж бакчасы (Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, ТИСБИ җыештыра);
– Тинчурин урамы скверы (автовокзал янында);
– Вахитов һәм Яруллин урамнары чаты – Харовое күле;
– Казан зоо-ботаника бакчасы (зоопарк), Һади Такташ ур. 112.
Өмәләр 10.00дә башлана.
“Агач утырту көне” республика акциясенә өстәмә рәвештә Татарстанның шәһәр һәм районнарында “Татарстан Республикасы Балалар оешмалары берлеге” белән бергә төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.
Тулырак белешмәләр (843)267-68-11 телефоны буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International