Экология министрлыгында персоналны гадәттән тыш хәлләрдә эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Татарстан буенча Россия ГтХМ баш идарәсенең күзәтчелек эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Ирек Шириязданов контроле астында, Министрлык персоналын эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде. Министрлык бинасының беренче катында коридорда янгын чыганагы имитацияләнде. Эвакуация 4 минут 53 секундта үткәрелде. Күнекмәнең максат һәм бурычларына ирешелде. Тулаем, Ирек Шириязданов Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләренең янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә эш итәргә әзерлеген уңай бәяләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International