Экология министрлыгында «Иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре» конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” исеменә конкурста җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурска йомгак ясау комиссиясе утырышы беркетмәсе нигезендә түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:
1. Радик Гайнетдинов – җир асты байлыкларыннан файдалануны көйләү идарәсе башлыгы – “Экономиканың реаль секторы” номинациясендә;
2. Алинә Абдуллина – су объектлары бүлеге башлыгы – “Законлылыкны, халыкның һәм территорияләрнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә идарә итү” номинациясендә;
3. Дамир Вәлиуллин – экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы – “Социаль сфера белән идарә итү” номинациясендә;
4. Лилия Гыйззәтуллина – информацион системаларны һәм информатизацияне үстерү бүлеге башлыгы – “Дәүләт органнары эшчәнлеген мәгълүмат, оештыру, документлар, финанс-экономик һәм хуҗалык ярдәме һәм башкалар белән тәэмин итү” номинациясендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International