Кабан күле ярында экологик акция

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Казан шәһәренең Идел буе районындагы 48нче мәктәпнең җиденче класс укучылары һәм укытучылары экологик акциядә катнашып Хәрби шәһәрчек турысында Урта Кабан күле ярларын чүп-чардан тазарттылар. Чара Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге ярдәмендә үткәрелде. Бүлек башлыгы Дамир Вәлиуллин актив эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде, Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елы белән бергә башлана торган “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашырга чакырды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International