«Уйла! Аша! Сакла!» – мәктәп укучылары һәм студентлар конкурсы

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Әйләнә-тирәлек буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ЮНЕП) мәктәп балалары һәм студентлар өчен “Уйла! Аша! Сакла!” конкурсы игълан итте. Анда бөтен дөньяның мәктәп балалары һәм студентлары катнаша ала. Конкурста катнашу өчен аларга шундый бурычларның теләсә кайсын чишә торган берничә чара яисә проект башкарырга кирәк:
– үз уку йортыңдагы азык-төлек калдыкларын бәяләү һәм шуның сәбәпләрен билгеләү/аңлау;
– үз уку йортыңдагы азык-төлек калдыкларын булдырмау яисә киметү буенча бер я берничә план әзерләү (мәсәлән, кафеда азык-төлек әзерләүне, саклауны, куллануны яхшырту; кулланылмаган азыкны утильләштерү яисә яңача билгеләү һ.б.ш.);
– үз уку йортыңда азык-төлек калдыклары проблемасы һәм аны тулысынча я өлешчә чишү мәсьәләсе белән танышлык кимәлен күтәрү
Проектлар 2014 елның 16 ноябренә кадәр кабул ителә, эшнең йомгаклары турында хисап һәм белешмәләрне “Уйла! Аша! Сакла!” конкурсының www.thinkeatsave.org/schoolchallenge сайтына урнаштырырга кирәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International