Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Экология министрлыгында Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге чорда социаль-экономик үсеш стратегиясен тикшерү буенча очрашу үткәрелде
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республика-сының 2030 елга кадәрге чорда социаль-экономик үсеш стратегиясен тикшерү буенча очрашу үткәрелде. 2030 елгача стратегияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-экономик тикшеренүләр үзәге әзерли.
Очрашу барышында 2030 елгача стратегиянең беренче редакциясе тикшерелде һәм аны Тормышка ашыру планын әзерләү мәсьәләләре буенча арытаба хезмәттәшлек бурычлары билгеләнде.
2030 елгача стратегия республика территориясен үстерүнең глобаль векторларын билгели, аларга исә транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү, җитештерү көчләрен арттыру һәм башка мәсьәләләр керә, шундый шартларда өстенлек территорияне тотрыклы үстерүгә бирелә.
«Су бирү һәм бүлү: сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге» фәнни-гамәли конференциясе
Уфада 2015 елның 7 апрелендә “Су бирү һәм бүлү: сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Конференциянең максаты:
– Суүткәргеч хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм төбәк администрацияләре вәкилләре арасында су бирү һәм бүлү системаларын файдалану проблемалары буенча көнүзәк мәгълүмәт алмашу.
– Халыкның һәм индустриянең эчә торган һәм техник суга хаҗәтләрен нәтиҗәле һәм бәрәкәтле канәгатьләндерү буенча тәҗрибә алмашу.
– Су бирү һәм бүлү өлкәсендәге инновацияләрне популярлаштыру.
– Су белән тәэмин итү өлкәсендәге технологик инновацияләрне федераль һәм региональ кимәлләрдә иңдерү буенча киңәшләр әзерләү.
Конференция су-канализация предприятиеләре, идарә һәм контроль органнары, проектлау, фәнни-тикшеренү, укыту, җәмәгать оешмалары вәкилләренә, технологияләр әзерләүче¬ләргә, җиһаз җитештерүчеләргә һәм хезмәт күрсәтүчеләргә исәпләнә.
30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Экология министрлыгында аукционнар үткәрелде
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстанның Чирмешән муниципаль районындагы “Бәркәтә” җир асты кишәрлегеннән бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына һәм Әлмәт муниципаль районындагы “Яңа Кәшер яткылыгының көнчыгыш чите” җир асты кишәрлегеннән (4нче кишәрлектән) бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына аукционнар үткәрелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 30 январенда 5 аукцион үткәрү турында белдергән булган.
Inter Aqua 2015 халыкара су технологияләре күргәзмәсе
2015 елның 30 январеннан 1 февраленә кадәр Япониядә Inter Aqua 2015 халыкара су технологияләре күргәзмәсе уздырыла. Аның төп максаты – халыкара су бизнесын үстерү өчен ярашлы мәгълүмәт платформасы булдыру. Күргәзмә программасына әңгәмәләр, семинарлар, фикер алышулар, чыгыш ясаулар кертелгән. Анда катнашучыларга өч көн эчендә су чистарту технологияләре һәм корылмалары өлкәсендәге соңгы казанышлар, су эшкәртү һәм чистарту өчен төрле материаллар һәм җиһазлар, консалтинг
29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәскәүдә «Россиянең уникаль су объектлары» фото-күргәзмәсе ачылды
2015 елның 29 январенда Мәскәүдә “Россиянең уникаль су объектлары” дигән фото-күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Россиянең кабатланмас һәм күптөрле елгаларын, сулыкларын, күлләрен һәм башка су объектларын мәңгеләштергән фото-һәвәскәрләрнең һәм һөнәри фоточыларның эшләре күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә катнашучылар аларны Россиянең интерактив картасында да урнаштыра алачак.
«Экобум-2015» халыкара экологик мода конкурсы
Март аенда Пермьдә “Экобум-2015” II халыкара экологик мода конкурсы үткәрелә. Максаты – яшь буында экологик культура формалаштыру өчен шартлар булдыру һәм әйләнә-тирәлеккә дөрес караш тәрбияләү. Катнашучылар 21 яшьтән олырак булмаска тиеш.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелә:
– “Эксперимент” – икенчел чималдан, төрү материалыннан (кәгазь, металл, полиэтилен һ.б.дан) эшләнгән коллекцияләр;
– “Планета ЭКО” – табигый тукымалардан (мамык, җитен, йон, ефәк һ.б.ш.дан), шулай ук табигый материаллардан (салам, орлык, бөртек, диңгез кабырчыгы һ.б.дан) эшләнгән коллекцияләр.
– “Evolution” – ясалма мехтан һәм күннән эшләнгән коллекцияләр. Коллекци¬яләрдә табигать темасы чагылдырылса яхшы.
– “Мисс экостиль” – экологик темага (“Эксперимент” яки “Планета ЭКО”га) туры килгән иң чагу модель.
– “Экологик видеоролик” – эчтәлегендә табигатьне саклау – чүп-чар белән көрәш, суны, урманны, җирне саклау чагылдырылган видеоматериал.
– “Әйберләрнең икенче гомере” – ташландык материалдан эшләнмәләр.
Конкурс материаллары күргәзмәгә катнашучыларның коллективын, фамилиясен һәм исемен, эшнең атамасын күрсәтеп куела.
28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә «Мәктәп экология өчен» халыкара конкурсы башланды
Мәскәүдә “Мәктәп экология өчен” халыкара конкурсы башланды. Ул мәктәп балалары игътибарын алар үз шәһәрләрендә көн саен очрата торган әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтүне күздә тота. Анда катнашучылар конкрет идеяләр тәкъдим итәләр, экологик хәлне яхшыртуга һәм бу эшкә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлтелгән акцияләр үткәрәләр. Конкурска эшләрне 7-10 класс укучылары 2015 елның 15 февраленә кадәр җибәрә ала.
27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
19нчы LeanTech 2015 халыкара күргәзмәсе
Израильдә 27-28 январьда 19нчы LeanTech 2015 халыкара күргәзмәсе уздырыла. Чара кысаларында су технологияләре, энергетик нәтиҗәлелек, яңартмалы энергия чыганаклары, “яшел” транспорт һәм йорт төзелеше буенча күргәзмә эшләячәк, анда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләр, продуктлар һәм хезмәт күрсәтүләр, су чистарту һәм төчеләндерү, калдыклары эшкәртү һ.б. технологияләре күрсәтеләчәк.
26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
«Яшел планета 2015» экологик форумында катнашуга гаризалар кабул ителә
Мәскәүдә 2015 елның апрелендә Балаларның Әдәбият елына багышланган “Яшел планета 2015” XIII бөтенроссия экологик форумы үткәрелә
Форумның максатлары:
– яшь россиялеләрдә табигатькә аны әдәби әсәрләрдә тасвирлау аша ихтирамлы караш тәрбияләү;
– балаларда һәм үсмерләрдә мәдәни һәм табигый төрлелекне саклау принципларына ярашлы рәвештә уртак кешелек кыйммәтләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү;
– илнең яшь халкында экологик культура һәм кешелек алдында торган глобаль проблемаларга карата актив тормыш позициясе формалаштыру.
Конкурска түбәндәге дүрт номинация кертелгән:
1. “Урман тормышы һәм кешеләр язмышы”.
2. “Яшел планета балалар карашында”.
3. “Борынгы традицияләрнең күптөрлелеге”.
4. “Табигать. Культура. Экология.”
Форум конкурсларында үзләренең дүрт номинациядәге иҗат эшләре
23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
«Табигый ресурслар, аларның хәзерге торышы, аларны саклау, промыселда һәм техник куллану» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе
Петропавловск-Камчатск шәһәрендә 2015 елның мартында «Табигый ресурслар, аларның хәзерге торышы, аларны саклау, промыселда һәм техник куллану» алтынчы бөтенроссия фәнни-гамәле конференциясе үткәрелә.
Конференциянең юнәлешләре:
1. Табигый ресурсларны кешенең куллану һәм яшәү продуктларына әверүне оптимальләштерү.
2. Балык тотуның, балык тоту комплексы тармаклары һәм объектларының, су транспортының торышы һәм проблемалары.
3. Табигатьтән файдалануның һәм экологик белем бирүнең социаль-экономик һәм норматив-хокукый аспектлары.
4. Табигый тирәлекнең, биологик һәм минераль ресурсларның торышы, аларны куллану.
Чарада вузларның һәм фәнни оешмаларның студентлары, аспирантлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре катнаша ала.
Докладлар prir-res@kamchatgtu.ru электрон адресына 2015 елның 1
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз