Экология министрлыгында аукционнар үткәрелде

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстанның Чирмешән муниципаль районындагы “Бәркәтә” җир асты кишәрлегеннән бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына һәм Әлмәт муниципаль районындагы “Яңа Кәшер яткылыгының көнчыгыш чите” җир асты кишәрлегеннән (4нче кишәрлектән) бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына аукционнар үткәрелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 30 январенда 5 аукцион үткәрү турында белдергән булган. Катнашуга гаризалар алда әйтелгән 2 аукцион буенча гына алынган.
Әлеге аукционнар турында өстәмә белешмәләр Министрлык сайтының “Җир асты байлыкларыннан файдалану” бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International