«Яшел планета 2015» экологик форумында катнашуга гаризалар кабул ителә

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Мәскәүдә 2015 елның апрелендә Балаларның Әдәбият елына багышланган “Яшел планета 2015” XIII бөтенроссия экологик форумы үткәрелә
Форумның максатлары:
– яшь россиялеләрдә табигатькә аны әдәби әсәрләрдә тасвирлау аша ихтирамлы караш тәрбияләү;
– балаларда һәм үсмерләрдә мәдәни һәм табигый төрлелекне саклау принципларына ярашлы рәвештә уртак кешелек кыйммәтләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү;
– илнең яшь халкында экологик культура һәм кешелек алдында торган глобаль проблемаларга карата актив тормыш позициясе формалаштыру.
Конкурска түбәндәге дүрт номинация кертелгән:
1. “Урман тормышы һәм кешеләр язмышы”.
2. “Яшел планета балалар карашында”.
3. “Борынгы традицияләрнең күптөрлелеге”.
4. “Табигать. Культура. Экология.”
Форум конкурсларында үзләренең дүрт номинациядәге иҗат эшләре белән мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнаша ала. Тулырак белешмәләр http://greenplaneta.ru сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International