Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
AQUA-THERM Nitra 2015 15нче халыкара күргәзмәсе
2015 елның 10-13 февралендә Словакиянең Нитре шәһәрендә AQUA-THERM Nitra 2015 17нче халыкара җылыту, вентиляция, кондицияләү, үлчәү, көйләү, санитария һәм экология техникасы күргәзмәсе үткәрелә.
Күргәзмәнең максаты – “бәя-сыйфат” бәйләнеше буенча иң яхшы продукция бирү буенча базарларга, партнерларга күзәтү ясау.
Күргәзмәгә бу өлкәдә шактый уңышларга ирешкән иң эре компанияләр һәм базарчылар чакырыла.
8
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Россия Чаңгы юлы-2015» күмәк чаңгы ярышында катнашты
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре XXXIII бөтенроссия күмәк чаңгы ярышында катнаштылар. Казанда төп старт Залесный бистәсенең “Кояшлы” лагерында бирелде. Монда VIP-ярышы, Казан районнарында яшәүчеләрнең күмәк стартлары, вуз һәм ссузы студентларының узышлары үткәрелде.
Аннан тыш, “Россия чаңгы юлы-2015” Идел буе районы Имәнлек урамының урман-парк зонасында һәм Совет районы Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгында уздырылды. Спорт программасы күңел ачу чаралары һәм конкурслар белән төгәлләнде.
6
февраль, 2015 ел
җомга
Экологлар Раиф монастыреның балалар корпусында шөгыль үткәрде
2015 елның 5 февралендә Табигатьтән файдалану өлкәсендә экологик күзәтчелек федераль дәүләти службасы идарәсе башлыгы Наталья Соколова, Россия табигать күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән берлектә, Раиф монастыре каршындагы балалар корпусында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде. Н.Соколова балаларга табигатькә сак карарга кирәклек турында сөйләде. Анда шулай ук әйләнә-тирәлеккә һәм кеше тормышына чүп-чарның йогынтысы турында фильм да күрсәтелде.
«Белем энергиясе»
Мәскәүдә яшьләрнең шәһәр тирәлегендә яңартмалы энергия чыганакларын куллану буенча II “Белеме энергиясе” иҗади проектлар конкурсы уздырыла.
Конкурсның номинацияләре:
– Шәһәр инфраструктурасы
– Спорт корылмалары, парклар һәм табигатьтә ял итү зоналары
– Шәхси чишелешләр
– Гадәттән тыш идеяләр.
Конкурста Россия Федерациясенең 35 яшькәчә булган гражданнары катнаша ала.
Проектларны Конкурс комиссиясендә бәяләү, Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү 2015 елның 16 мартына кадәр башкарыла. Тулырак белешмәләр http://www.energyznanie.ru сайтында.
Мәскәүдә «Экологик культура. Тынычлык һәм татулык» дигән халыкара экологик проектта катнашуга конкурс игълан ителде
Мәскәүдә Вернадский исемендәге экологик фонд, “Гринлайт” халыкара экологик җәмәгать оешмасы һәм “Гринлайф” төбәк-ара экологик җәмәгать оешмасы “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” дигән халыкара проектны тормышка ашыра. Проект¬ның максаты – Россия Федерациясе халкының экологик культурасын формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә практик кулланышлы проект һәм идеяләрне ачыклау.
Проект түбәндәге номинацияләрне күздә тота:
– Экологик белем бирү;
– Экологик тәрбия һәм агарту;
– Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны савыктыру;
– Индустриядә һәм энергетикада экологик культура;
– Хәбәр чаралары һәм экологик культура;
– Сәламәтлек экологиясе;
– Социаль башлангычларның экологик культурасы.
Халыкара проектта оешмалар, авторлык коллективлары, дәүләт хакимияте органнары катнаша ала.
Гаризалар 2015 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.
5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Экологик тәрбия һәм белем» конкурсы
Кемерово шәһәрендә “Экологик тәрбия һәм белем” бөтенроссия конкурсы башланды. Катнашырга башлангыч класс укытучылары, предмет укытучылары, коррекцион белем бирү педагоглары, өстәмә белем бирү педагоглары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, методистлар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чакырыла.
Конкурсның номинацияләре:
– Презентация
– Сочинение
– Автор шигыре
– Фоторепортаж
– Рәсем
– Эшләнмә.
Материаллар 2015 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Тулырак белешмәләр konkursolimp.ru сайтында.
4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Казанда Татарстан Экология министрлыгының һәм Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең берлектәге йомгаклау коллегиясе утырышы булып узды
Бүген Казанда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан буенча идарәсенең берлектәге йомгаклау коллегиясенең 2014 елгы эш йомгакларына һәм 2015 елга бурычларга багышланган берлектәге утырышы булып узды. Төп докладлар белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов чыгыш ясады. Экология министры докладының тексты белән Министрлык сайтының “Матбугат хезмәте – Рәсми чыгышлар” бүлегендә таныша аласыз.
Табигать саклау тармакларының эшен бәяләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан буенча идарәсенең эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә югары бәяләнә. Республикада корылган система, тармакларда булган белгечләр һәм лаборатор-техник җиһазлар бөтен хәл-әхвәлне он-лайн режимда күзәтергә һәм тиешле
«Савытның икенче гомере» республика конкурсы башланды
Казан шәһәренең экология-биология балалар үзәге, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” өстәмә белем бирү дәүләти автоном оешмасы белән берлектә, “Савытның икенче гомере” республика конкурсын игълан итте. Анда Татарстанның белем бирү оешмалары катнаша ала. Проект гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен киң таратуга юнәлтелә. Чара “Кием моделе”, “Уенчык”, “Композиция” номинацияләре буенча үткәрелә. Катнашучылардан икенчел материалларны файдаланып ясалган эшләнмәләр, фотографияләр, плакатлар, язмалар, костюмнар көтелә. Конкурска материаллар 2015 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Яшьләрнең «Без Тынычлык яклы» халыкара экологик конкурс-күргәзмәсе
Омскида, “ЭКО” экологик проекты кысаларында, яшьләрнең “Без Тынычлык яклы” халыкара экологик конкурс-күргәзмәсе башланды. Ул листовкалар, рәсемнәр номинацияләрендә үткәрелә.
Катнашучыларның категорияләре:
I яшь категориясе – студентлар;
II яшь категориясе – 9-11 класс укучылары;
III яшь категориясе – 5-8 класс укучылары;
IV яшь категориясе – 1-4 класс укучылары.
Эшләр 2015 елның 1 мартына кадәр proekt.eko@mail.ru е-mailына кабул ителә.
«Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүдә идарә системалары: хокукый, финанс һәм техник чишелешләр» халыкара конференциясе
2015 елның маенда Мәскәүдә “Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүдә идарә сис-темалары: хокукый, финанс һәм техник чишелешләр” халыкара конференциясе үткәрелә.
Конференциянең максаты – каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү, тармакның хәлиткеч проблемаларының рациональ чишелешләрен сайлау өлкәсендә бизнесның, инвесторларның һәм хакимиятнең нәтиҗәле диалогы, тупланган тәҗрибә һәм инновацияләр буенча фикер алышу өчен платформа бирү.
Конференция калдыклар белән эш итү секторы белгечләренең, дәүләти, региональ һәм муниципаль хакимият органнарының, фәнни-тикшеренү, проект, белем бирү, җәмәгать оешмаларының, технологияләр эшләүчеләрнең, җиһаз җитештерүчеләрнең һәм инвестиция компанияләренең киң даирәсенә исәпләнә.
Катнашучылар үз материалларын konovalova@ecwatech.ru e-mailына 2015 елның 16 февраленнән соңармыйча җибәрә ала.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз