Inter Aqua 2015 халыкара су технологияләре күргәзмәсе

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
2015 елның 30 январеннан 1 февраленә кадәр Япониядә Inter Aqua 2015 халыкара су технологияләре күргәзмәсе уздырыла. Аның төп максаты – халыкара су бизнесын үстерү өчен ярашлы мәгълүмәт платформасы булдыру. Күргәзмә программасына әңгәмәләр, семинарлар, фикер алышулар, чыгыш ясаулар кертелгән. Анда катнашучыларга өч көн эчендә су чистарту технологияләре һәм корылмалары өлкәсендәге соңгы казанышлар, су эшкәртү һәм чистарту өчен төрле материаллар һәм җиһазлар, консалтинг, сервис һәм идарә хезмәтләре, шулай ук су ресурсларын саклау һәм экономияләү өлкәсендәге технологик чишелешләр күрсәтеләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International