ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Самар шәһәрендә “Суны бергә саклыйк!” дигән бөтенроссия экологик плакат конкурсы башланды. Ул 3-18 яшьлек балалар өчен үткәрелә. Анда катнашу өчен суның әһәмияте турында плакат әзерләп, аны 2015 елның февраленә кадәр тапшырырга кирәк. Конкурс¬ның максаты – балаларда кыйммәтле табигать бүләге булган суга сак караш тәрбияләү.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәскәүдә “Китапханәләр һәм экология: экологик мәгълүмәт, культура, агарту” өченче бөтенроссия конкурсы башланды. Аның максатлары:
– китапханәләрнең экологик агарту өлкәсендәге эш тәҗрибәсен йомгаклау;
– бу юнәлештә эшләүче яңа китапханәләрне һәм оешмаларны ачыклау;
– соңгы 5 елда экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча төзелгән мәгълүмәт ресурсларын күзәтү;
– китапханәләрнең экологик проектларына булышу;
– экологик агарту нигезендә китапханә-ара хезмәттәшлекне ныгыту, экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча мәгълүмәт ресурсларын алмашу һәм күмәк куллану технологиясен камилләштерү.
Конкурста катнашырга экологик мәгълүмәт эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибәсе булган барлык китапханәләр һәм оешмалар чакырыла.
Конкурслар шундый номинацияләрдә үткәрелә:
– экоакция;
– китапханәнең экологик сайты: куркынычсызлык территориясе;
– методик эшчәнлек;
Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, Татарстан Олимпиада үзәге белән берлектә, “Татарстан табигатен саклыйк!” дигән социаль-экологик конкурс үткәрә. Аның максаты – табигый байлыкларга сак, бәрәкәтле караш тәрбияләү, балаларны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 классларында укучы, туган як табигатен өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар катнаша ала.
Конкурс ике юнәлештә үткәрелә:
– “Татарстанның табигатен саклыйк!” табигать саклау акциясе;
– социаль плакат конкурсы.
Эшләр 2015 елның 20 февраленә кадәр кабул ителә.


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә Төзелеш һәм йөзләү материаллары өлкәсендә өченче халыкара e3Awards экологик премиясен бирү оештырыла. Катнашучыларның кулланучылар өчен продуктларының “яшел” сыйфатларын билгеләү өчен е3 “Экология, Энергия, Эффектлылык” экологик сыйфат эмблемасы биреләчәк. Премия бирү чарасында теләсә нинди милек формасындагы предприятие һәм оешмалар катнаша ала.
Катнашуга гаризалар 2015 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. Җентеклерәк белешмәләр www.e3awards.ru сайтында.
2015 елның май аенда Мәскәү өлкәсендә “Экологиядә математик модельләштерү” дигән халыкара катнашлы милли фәнни конференция үткәрелә. Аның төп темалары:
1. Яңарулы табигый ресурслар белән идарә итү буенча карарлар кабул итү инстру¬менты буларак математик модельләштерү.
2. Табигый ресурслар белән экосистем идарә, экосистемаларның тотрыклы үсеш билгеләре һәм принциплары.
3. Экосистемаларда элементлар циклларын модельләштерү, тере организмнарның үсеш процессларын модельләштерү, популяцияләрнең һәм бергәлекләрнең динамикасын модельләштерү, биологик төрлелек үзгәрүне прогнозлау.
4. Әйләнә-тирәлеккә һәлакәтле йогынтыларны модельләштерү: төрләрнең һәм эпидеми-яләрнең инвазиясен модельләштерү, пычрану, урман янгыны, бөҗәкләр саны кинәт арту, су басу һәм корылык йогынтылары нәтиҗәләрен модельләштерү.
5. Экологик тикшеренүләрдә геоинформацион системалар һәм дистанцион методлар.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 23 январенда 13.00 сәгатьтә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрен баткан суднолардан һәм ташландык йөзү чараларыннан чистарту буенча тармак-ара эш төркеменең эшлекле утырышы үткәрелә.
Ярославль шәһәренең белешмә-агарту ресурслары үзәге “Экологик тәрбия һәм агарту” бөтенроссия конкурсы үткәрә. Конкурска укытучыларның, тәрбиячеләрнең, педагоглар¬ның мәктәп балаларына экологик тәрбия бирүгә ярдәм итүче проектлары, авторлык эшләнмәләре, түгәрәк программалары кабул ителә.
Конкурс түбәндәге темаларны күздә тота:
1. Экологик белемлелек формалаштыру;
2. Киләчәк буынга хат;
3. Әйләнә-тирә дөньябыз;
4. Табигать белән ярашып;
5. Балалар карашында табигать;
6. Туган як табигате;
7. Табигать мирасы;
8. Тормыш экологиясе;
9. Хайваннар дөньясы.
2015 елның 19-22 январенда Әбү-Дабида корылыклы төбәкләрдә су кытлыгының дөньякүләм проблемалары буенча халыкара саммит (International Water Summit ) үткәрелә. Чараның максаты – су һәм энергия чыганаклары белән идарә итүнең, су һәм энергетика чыганакларын интеграцияләүнең һәм киләчәк буыннар өчен табигый су хәзинәләрен саклауның яңа чишелешләрен ачыклау. Саммит кысаларында су технологияләре индустриясе казанышлары һәм инновацияләре күргәзмәсе эшләячәк, анда 15 илдән 150дән артык экспонент катнашачак.
Санкт-Петербургта мәктәпләрнең, колледжларның, лицейларның 5-11 классларында укучы балалар өчен төбәк-ара экологик рәсемнәр конкурсы башланды.
Конкурсның максаты – әйләнә-тирәлеккә һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбия-ләү, яшь буынның экологик культурасын һәм җаваплылыгын күтәрү.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Экологик плакат
2. Өйрәнү-тикшеренү эшләре
3. Экология темасына рефератлар
4. Һенд-мэйд (калдыклардан эшләнмәләр)
Конкурска эшләр 2015 елның 15 февраленә кадәр nacc@yandex.ru почтасына алына.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның январь-май айларында Укучылар казанышларының бөтенроссия интернет күргәзмәсе үткәрелә. Максаты – башлангыч, урта, урта махсус, югары һөнәри һәм өстәмә белем оешмаларында укучыларның иҗади һәм тикшеренү эшләрен дөньяга чыгару өчен бердәм ачык мәгълүмәт киңлеген оештыру. Күргәзмә шундый проектларны үз эчендә ала:
– табигать саклау проектлары;
– экологик проектлар;
– социаль проектлар;
– хәйрия проектлары
– мәдәни-тарихи проектлар;
– мәгърифәтчелек проектлары;
– иҗтимагый әһәмиятле проектлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International