«Су бирү һәм бүлү: сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге» фәнни-гамәли конференциясе

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Уфада 2015 елның 7 апрелендә “Су бирү һәм бүлү: сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Конференциянең максаты:
– Суүткәргеч хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм төбәк администрацияләре вәкилләре арасында су бирү һәм бүлү системаларын файдалану проблемалары буенча көнүзәк мәгълүмәт алмашу.
– Халыкның һәм индустриянең эчә торган һәм техник суга хаҗәтләрен нәтиҗәле һәм бәрәкәтле канәгатьләндерү буенча тәҗрибә алмашу.
– Су бирү һәм бүлү өлкәсендәге инновацияләрне популярлаштыру.
– Су белән тәэмин итү өлкәсендәге технологик инновацияләрне федераль һәм региональ кимәлләрдә иңдерү буенча киңәшләр әзерләү.
Конференция су-канализация предприятиеләре, идарә һәм контроль органнары, проектлау, фәнни-тикшеренү, укыту, җәмәгать оешмалары вәкилләренә, технологияләр әзерләүче¬ләргә, җиһаз җитештерүчеләргә һәм хезмәт күрсәтүчеләргә исәпләнә.
Гаризалар kongress@bvkexpo.ru электрон адресына 2015 елның мартына кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International