«Табигый ресурслар, аларның хәзерге торышы, аларны саклау, промыселда һәм техник куллану» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Петропавловск-Камчатск шәһәрендә 2015 елның мартында «Табигый ресурслар, аларның хәзерге торышы, аларны саклау, промыселда һәм техник куллану» алтынчы бөтенроссия фәнни-гамәле конференциясе үткәрелә.
Конференциянең юнәлешләре:
1. Табигый ресурсларны кешенең куллану һәм яшәү продуктларына әверүне оптимальләштерү.
2. Балык тотуның, балык тоту комплексы тармаклары һәм объектларының, су транспортының торышы һәм проблемалары.
3. Табигатьтән файдалануның һәм экологик белем бирүнең социаль-экономик һәм норматив-хокукый аспектлары.
4. Табигый тирәлекнең, биологик һәм минераль ресурсларның торышы, аларны куллану.
Чарада вузларның һәм фәнни оешмаларның студентлары, аспирантлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре катнаша ала.
Докладлар prir-res@kamchatgtu.ru электрон адресына 2015 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International