«Экобум-2015» халыкара экологик мода конкурсы

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Март аенда Пермьдә “Экобум-2015” II халыкара экологик мода конкурсы үткәрелә. Максаты – яшь буында экологик культура формалаштыру өчен шартлар булдыру һәм әйләнә-тирәлеккә дөрес караш тәрбияләү. Катнашучылар 21 яшьтән олырак булмаска тиеш.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелә:
– “Эксперимент” – икенчел чималдан, төрү материалыннан (кәгазь, металл, полиэтилен һ.б.дан) эшләнгән коллекцияләр;
– “Планета ЭКО” – табигый тукымалардан (мамык, җитен, йон, ефәк һ.б.ш.дан), шулай ук табигый материаллардан (салам, орлык, бөртек, диңгез кабырчыгы һ.б.дан) эшләнгән коллекцияләр.
– “Evolution” – ясалма мехтан һәм күннән эшләнгән коллекцияләр. Коллекци¬яләрдә табигать темасы чагылдырылса яхшы.
– “Мисс экостиль” – экологик темага (“Эксперимент” яки “Планета ЭКО”га) туры килгән иң чагу модель.
– “Экологик видеоролик” – эчтәлегендә табигатьне саклау – чүп-чар белән көрәш, суны, урманны, җирне саклау чагылдырылган видеоматериал.
– “Әйберләрнең икенче гомере” – ташландык материалдан эшләнмәләр.
Конкурс материаллары күргәзмәгә катнашучыларның коллективын, фамилиясен һәм исемен, эшнең атамасын күрсәтеп куела.
Катнашуга гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International