Татарстанның «ЧИСТАБУЛА!» экологик яшьләр хәрәкәтенә 1025 кеше кушылды. Активистлар командасына, budetchisto.tatar сайтының “Хәрәкәткә кушылырга” бүлегендәге анкетаны тутырып, теләгән һәркем кушыла ала. 2015 елның апреленнән башлап волонтерлар Казанда, Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Зәй, Чистай, Норлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулыда, Буада өмә үткәрделәр. 2015 елның 20 июнендә территорияләрне чистарту буенча чираттагы чаралар Чаллы шәһәрендә үткәрелә. Җыештыру 10.00да Кама елгасы яр буенда (“Sundale” пляж клубы турысында) башлана. Акциягә теләгән һәр кеше кушыла ала, җыелу 9.00дә Кама яр буендагы өске парковкада.
Министрлыкның матбугат хезмәте