Казанда Экология һәм гражданнар яшәеше инфраструктурасы мәсьәләләре буенча Җәмәгать палатасы комиссиясе утырышы булып узды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда беренче тапкыр Экология һәм гражданнар яшәеше инфраструктурасы мәсьәләләре буенча Татарстан Җәмәгать палатасы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Максаты – хакимиятнең һәм җәмәгатьчелекнең экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча бәйләнешләрен камилләштерү иде. Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин рәислегендә узган бу чарада Татарстан дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Җәмәгать палатасы, җәмәгать һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты. Төп доклад белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, экологик куркынычсызлык стратегик чишелешләрне таләп итә. Бүген андый эш алып барыла, Россия Федерациясенең экологик куркынычсызлык стратегиясе тикшерелә, фикер алышуларда төбәкләр, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә актив катнаша. Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге чорда экологик куркынычсызлык стратегиясе, дигән документ әзерләгән. Татарстан Республикасы законы белән Татарстанның 2030 елга кадәрге социаль-экономик үсеш стратегиясе расланган. Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре, уңышлы төбәкнең бер характеристикасы буларак, асылда Стратегиянең һәм бүлегенә кертелгән.

Татарстанның әйләнә-тирәлегенә һәрьяклы контроль җәмәгатьчелекнең актив катнашыннан башка тәэмин ителә алмый, дип тә белдерде экология министры. Аның фикеренчә, җәмәгать контроле институты табигать саклау законнарын бозуны профилактикалау һәм кисәтүгә шактый нык булыша. Күзәтчелек эшендә “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы уңышлы кулланыла, табигать саклау буенча җәмәгать инспекторлары, “ЧистаБулыр!” иреклеләр хәрәкәте активистлары яхшы эш алып бара. Бу исә республиканың экологик куркынычсызлыгы өлкәсендә стратегик бурычларны уңышлы үтәүгә булыша.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International