Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта шундый мәсьәләләр каралды:
1. Социаль-экономик мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты әзерләгән “2014 ел нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршылык мониторингын” карау.
2. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык программасының 2015 елның 2 кварталындагы чараларын үтәү турында җыелма хисап, шул исәптән Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында массакүләм хәбәр чараларында, шул исәптән Интернетта урнаштырылган һәм “Ышаныч телефоныннан”, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре белән кергән белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләрен карау.
3. Министрлыкта Татарстан дәүләти гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү срокларын үтәүгә анализ нәтиҗәләрен карау.
4. Министрлыкта коррупция турында халык фикерен сорашу нәтиҗәләрен карау.
5. 2015 елның 1 яртысында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый акт проектларына антикоррупцион экспертиза үткәрү нәтиҗәләрен карау.
6. “Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсендә коррупциягә каршылык политикасы чараларын тормышка ашыру турында”.
Министрлыкның матбугат хезмәте