Казансуда экспресс-анализ үткәрү суның санитар-гигиеник нормативларга туры килүен күрсәтте

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре Казансу елгасы акваториясендә су пробалары алды. Су спорты буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында лаборатория белгечләре Казансу елгасының торышын аеруча нык күзәтә, көн саен 9 урында табигый су проблалары алына, уртача 30 күрсәткеч буенча лабораториядә химик күләм анализы, һәр проба буенча токсикологик анализ ясала. Бүген күчмә лаборатория ярдәмендә эрегән кислородка һәм аммоний ионына фекаль пычрану барлыгын күрсәтә торган экспресс-анализ ясалды. Нәтиҗәләр нормада, Казансу акваториясендәге су санитар-гигиеник нормативларга туры килә. Экология министры урынбасары – Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамовның әйтүенчә, Министрлык хезмәткәрләре, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе белән берлектә, Казансу елгасына рөхсәтсез юынты агызуларга күзәтчелек чараларын даими үткәреп торалар. Шулай ук Казансуның су җыю мәйданында булган предприятие һәм оешмалар белән анык эш алып барыла. Елгага аккан барлык индустриаль сулар чистарту корылмалары аша үткәрелә. Күзәтчелек органнары белән бергә чистарту корылмаларын эшләтү шартларын, судан файдалануга рөхсәтне бозулар, су объектын башбаштак биләүләр, су саклау зонасында калдыклар урнаштырулар ачыкланган. Татарстан районара табигать саклау прокуроры вазифаларын башкаручы Игорь Плющев бүгенгәчә 38 шәһәр чарасы үткәрелү турында белдерде. Төрле эшчәнлек өлкәләренә караган зур булмаган оешмалар да, эре предприятиеләр дә тикшерелгән. Күзәтү чаралары дәвам итәчәк.

2015 елның 1 июленнән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре Казансу елгасының торышын көн саен контрольдә тотачак. Су спорты буенча дөнья чемпионаты көннәрендә исә лаборатория аеруча каты эшләячәк. Казансу елгасында ачык суда йөзү һәм һай-дайвиңг ярышлары үткәрелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International