«Саф караш» конкурсына инде 100дән артык эш кабул ителде

2015 елның 19 июне, җомга

2015 елның 1 июнендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдергән иде. Бүгенгәчә инде Татарстаннан, Башкортстаннан, Бурятиядән, Ленинград, Кемерово, Ростов, Архангельск, Сарытау, Волгоград өлкәләреннән, Краснодар краеннан йөздән артык эш керде. Конкурста катнашуның җентекле шартлары белән аның чистыйвзгляд.рф рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Эшләрдә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир ресурсларын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү, яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен чагылдырырга кирәк.

Министрлыкны матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International