Биектау районында җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалануның ике факты ачыкланды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

22 июнь көнне Татарстанның Биектау районы Макаровка авылында гомуми таралган файдалы казылма булган төзелеш комын 184 кв.м мәйданда 5 м тирәнлектән лицензиясез чыгару факты ачыкланды. Шул ук районда 23 июнь көнне Семиозерка авыл җирлеге территориясендәге карьерда 220 кв.м мәйданда 2 м тирәнлектән ком чыгарырга маташу туктатылды. Россия МВДсының Биектау район бүлеге хезмәткәрләре, Биектау район прокуратурасы белән берлектә, бу бозуларга катнашлы затларны тоткарлау чаралары үткәрде. Махсус техника – “Hyundai” маркалы экскаватор һәм “Амкадор” маркалы фронталь төягеч йолып алынды, хәзерге вакытта алар, ияләрен һәм җинаять кылу хәлләрен ачыклау өчен, штраф стоянкасында тотыла. Бу факт буенча Прокуратура административ эш кузгаткан. Экология министрлыгы хезмәткәрләре әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны исәпли.

Файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында Экология министрлыгының (843) 267-68-67 кайнар линиясенә, “Халык контроле” мәгълүмәт системасының “Законсыз карь­ерлар” категориясенә, шулай ук eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә аласыз.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International