Бүген Су спорты сараенда, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Беренчелекне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы алды. Икенче урында – Татарстан Президенты Аппараты командасы, өченче урында – Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы командасы. Экология министрлыгы командасы беренчелекне икенче ел рәттән ала. Былтыр икенче урында Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы командасы, өченче урында Татарстан Президенты Аппараты командасы иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте