ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы делегациясе, министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә, Казанның Васильево бистәсендәге “Наратлык” санатори­енда булды. Аларны санаторийның генераль директоры Фоат Гатин озата йөрде.

Фоат Гатинның әйтүенчә, 14 гектар мәйданда санаторийның җиде йокы корпусы, спорт-савык­тыру комплексы, концерт залы, кер юу урыны, матурлык салоны, парковка, кафе һәм ресторан, мини-зоопарк, бассейннар урнашкан. Халыкара статуслы, Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы делегациясе Яшел Үзән районында булды. Министр Фәрит Габделганиев җитәкләгән, район башлыгы Александр Тыгин озата барган делегация Осиново бистәсендәге су алгычта, Әйшә полигонында, Васильево ГТСында булды, Әйшә авылында кулланыла торган үзәктән су бүлү системасы белән танышты

1 апрельдә Татарстан территорияләрен чистарту икеайлыгы башлана. Бу турыда бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтелде. Журналистларның сорауларына исә экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм аның урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җавап бирде.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

­Тор­мыш­чан ка­раш­лы, та­би­гать бе­лән кы­зык­сы­ну­чы 100ләп яшь эко­ло­гия ак­ти­вис­ты бү­ген та­би­гать сак­лау ин­с­пек­тор­ла­ры өй­рә­нү­лә­ре­нә җы­ел­ды. Ча­ра тер­ри­то­ри­аль ида­рә­ләр бе­лән ви­де­о­кон­фе­рен­ция ре­жи­мын­да үт­те. Кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ры­сы­на да җә­мә­гать ин­с­пек­то­ры та­нык­лы­гы би­рел­де, га­мәл сро­гы – 1 ел.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды.

1. 2015 елда табигать саклау эшчәнлегенә федерация һәм республика бюджетларыннан бүленгән акча чараларын чыгымлау турында доклад.

Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катна­шырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика


26
март, 2016 ел
шимбә

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министр Фәрит Габдел­ганиев рәислегендә, Татарстанда Су саклау зоналары елын үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы үткәрелде. Алда торган эшләрнең хәлиткеч бер юнәлеше дип министр су объектларын һәм су саклау зоналарын саклауга юнәлтелгән чаралар комплексын әзерләүне атады. “Моның өчен дәүләт контроле, күзәтчелеге, прокуратура, җирле үзидарә органнарының ярашып эшләве кирәк. Хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе исә республикада бар. Мәсәлән, былтыр Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнгәндә барлык органнарның ярашып эшләве ул җаваплыклы чараны бик югары кимәлдә үткәрергә мөмкинлек бирде. Су объектларына янәшә территорияләрне төзекләндерү һәм халыкның сулык янында булуы өчен уңайлы шартлар тудыру эшләрен оештыру да мөһим роль уйный. Республикада Парклар һәм скверлар проекты уңышлы тормышка ашырылды. Шундый эшләрнең логик дәвамы булып сулыкларның яр буйларын төзекләндерү чаралары торыр, бу исә халыкның ял итү урыннарын киңәйтергә мөмкинлек бирер, дип ышанам”, – дип белдерде.

Татарстанда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә 19 мартта үткәрелгән “Җир сәгате” акциясенә йомгак ясалды. Белгечләрнең исәпләвенчә, республикада 90 МВт/сәг энергия янга калдырылган.

Казанда акция барышында “Казан Кремле” музей-тыюлыгын, ТР Министрлар Кабине­ты, ТР Дәүләт Советы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Салих Сәйдә­шев исемендәге Зур концерт залы, IT-парк, Казан

Бүген Казан шәһәр башкарма комитетында экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Казан, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Саба, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче районнары буенча киңәшмә үткәрде. Муниципалитетлар вәкилләре белән мондый зональ киңәшмәләрне

Бүген Россия модель сайлау алдында тора – я пычраткычларны җайга салуның тради­цион схемасы, я ташлауларга квоталар сату системасын кертү, я углерод салымы. Шул ук вакытта, һәр вариант ил экономикасы өчен нәтиҗәләрне тирәнтен исәпкә алуны һәм системалы анализ ясауны сорый, диелгән Табигать министрлыгының рәсми сайтында.

Бизнес бу өлкәдә хөкүмәт белән тигез җаваплы, шуңа күрә аңа, иң зур игътибарны түбән углеродлы инновацион технологияләрне үстерүгә һәм иңдерүгә биреп, үз климат стратегиясен үстерергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International