Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министр Фәрит Габделганиев рәислегендә, Татарстанда Су саклау зоналары елын үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы үткәрелде. Алда торган эшләрнең хәлиткеч бер юнәлеше дип министр су объектларын һәм су саклау зоналарын саклауга юнәлтелгән чаралар комплексын әзерләүне атады. “Моның өчен дәүләт контроле, күзәтчелеге, прокуратура, җирле үзидарә органнарының ярашып эшләве кирәк. Хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе исә республикада бар. Мәсәлән, былтыр Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнгәндә барлык органнарның ярашып эшләве ул җаваплыклы чараны бик югары кимәлдә үткәрергә мөмкинлек бирде. Су объектларына янәшә территорияләрне төзекләндерү һәм халыкның сулык янында булуы өчен уңайлы шартлар тудыру эшләрен оештыру да мөһим роль уйный. Республикада Парклар һәм скверлар проекты уңышлы тормышка ашырылды. Шундый эшләрнең логик дәвамы булып сулыкларның яр буйларын төзекләндерү чаралары торыр, бу исә халыкның ял итү урыннарын киңәйтергә мөмкинлек бирер, дип ышанам”, – дип белдерде.
Утырышта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Идел регион-ара табигать саклау прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Татарстан район-ара табигать саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан район-ара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Җир асты балыкларын, табигый ресурсларны куллану һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов, экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстанның табигать саклау органнары, министрлыклары һәм тармаклары вәкилләре катнашты.
Идел регион-ара табигать саклау прокуроры урынбасары Олег Дәминов: “Су саклау зоналарына кагылышлы мәсьәләләр барлык вәкаләтле хакимият органнарының быел гына түгел, алга таба да анык һәм ярашлы эшләвен сорый. Төп проблемаларның берсе булып чистарту корылмаларының тиешенчә эшләмәве тора. Пычрак юынты сулар агызу халыкның саулыгына яный. Хәзерге вакытта Алексеевск Водоканалының су объектына пычраткыч матдәләр агызуы буенча прокуратура тикшерүе бара. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре материалларны табигать саклау прокуратурасына тапшырды”, – дип белдерде.
Экология министры урынбасары Фаяз Шакиров та үз докладында чистарту корылмалары темасын дәвам итте. Аның әйтүенчә, республикада 120дән артык юынты су чистарту корылмасы эшләтелә, 40 объект проектлау һәм төзү баскычында тора. Канализация чистарту корылмаларының 50%ы 25 елдан артык кулланыла, мораль искергән, түбән нәтиҗә белән һәм артык көчәнештә эшли, реконструкция һәм заманчалаштыру сорый. 2016 елда инде күзәтчелек чаралары барышында Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа, Питрәч, Азнакай, Алексеевск районнарында чистарту корылмаларыннан пычраткыч матдәләре артык күп булган су агызылу ачыкланган. Гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буенча иркен баруын чикләүләрне ачыклау һәм булдырмау аерым контрольдә тотылачак. Экология министрлыгы республика әһәмиятендәге 78 су объектында су саклау зоналары һәм яр саклау полосалары чикләрен билгеләгән (озынлыгы 7 мең километрдан артык), бу исә эшне оператив һәм нәтиҗәле оештырырга мөмкинлек бирә. 24 су объектында махсус белешмә билгеләре кую башкарыла. Быел март аенда республика территориясе һавадан күзәтелеп, су объектларына баруны чикләүнең 70тән артык факты ачыкланган, административ тикшерүләр кузгатылган.
Төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшов: “Рекреация зоналары булдыруга килгәндә – быел җәй көне үк республиканың берничә районында яшәүчеләр сулыклар буенда культуралы ял итә алачак. Тротуарлар, кече архитектуралар, яңа яшеллек, төшү баскычлары, кече суднолар һәм катамараннар өчен пирслар һәм причаллар, видеокүзәтү һәм Wi-Fi зонасы барлыкка киләчәк, объектның урнашу үзенчәлекләренә бәйле рәвештә корректировкалар кертеләчәк. Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Балык Бистәсе, Спас, Теләче, Актаныш, Алексеевск, Мамадыш, Мөслим, Сарман районнарында төзекләндерелгән объектларны июль аенда ук тапшыру күздә тотыла, ә август азагында андый объектлар Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Сабада, Кукмарада һәм Арчада тапшырылачак”, – дип белдерде.
Әлмәт башлыгы Айрат Хәйруллин бүгенге көндә Әлмәтнең шәһәр күлендә туристик рекреация зонасы төзү буенча уникаль проект тормышка ашырылуны хәбәр итте. Аңа веб-парк төзү, шәһәр пляжын төзекләндерү, актив гаилә ялы зонасы, баулар паркы, балалар мәйданчыклары, кыя аттракционы керә. Эшләрне җәй көне тәмамлау күздә тотыла. Проект Президент ярдәмчесе Наталия Фишман тарафыннан раслаган, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре белән килештерелгән.
Туризмны үстерү темасын Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин да күтәреп алды: Яшел Үзән – күп сулы һәм бай табигатьле район, тик ял итү өчен уңайлы һәм төзекләндерелгән урыннар юк, һәм табигатькә ерткычларча караш проблемасы комачаулый. Ял итүчеләр ташлап калдыра торган чүп-чарны һәм пычракны экологик активистлар гына җыештырып бетерә алмый. Моны оешкан төстәге пляжлар һәм рекреация зоналары белән генә хәл итеп була.
Утырышны йомгаклап, экология министры Фәрит Габделганиев агымдагы елның су объектларын саклау, гражданнарның аларга иркен баруын тәэмин итү һәм янәшә территорияләрне төзекләндерү кебек төп бурычларын ассызыклады.
Министрлыкның матбугат хезмәте