Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1. 2015 елда табигать саклау эшчәнлегенә федерация һәм республика бюджетларыннан бүленгән акча чараларын чыгымлау турында доклад.
2. 2015 елда дәүләти финанс контроле органнары (хисап палатасы) ачыклаган бозуларны һәм кимчелекләрне анализлау һәм системалаштыру йомгаклары.
3. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык программасының 2016 елның 1 кварталы чараларының үтәлеше турында җыелма хисап, Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турындагы, массакүләм мәгълүмәт чараларында, шул исәптән Интернетта урнаштырылган, “Ышаныч телефонында”, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләре.
4. Үзәк территориаль идарәнең 2015 елгы коррупциягә каршылык чаралары һәм 2016 елга бурычлары.
Утырышка йомгак ясап, экология министры Фәрит Габделганиев бюджет чараларын максатчан чыгымлауга, Министрлык хаҗәтләре өчен дәүләт заказларын урнаштыруга каты контрольне дәвам итәргә, гражданнарны активрак кабул итәргә, халык белән эшләүне көчәйтергә кушты.
Министрлыкның матбугат хезмәте