Казан «Җир сәгате» акциясендә иң актив катнашкан Россия шәһәрләренең берсе булды

2016 елның 26 марты, шимбә

Татарстанда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә 19 мартта үткәрелгән “Җир сәгате” акциясенә йомгак ясалды. Белгечләрнең исәпләвенчә, республикада 90 МВт/сәг энергия янга калдырылган.

Казанда акция барышында “Казан Кремле” музей-тыюлыгын, ТР Министрлар Кабине­ты, ТР Дәүләт Советы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Салих Сәйдә­шев исемендәге Зур концерт залы, IT-парк, Казан Ратушасы һәм район администр­ацияләре биналарын архитектур-сәнгати яктырту сүндереп торылды. “Бөтендөнья кыргый табигать фонды” (WWF) белешмәләре буенча, Казан 2016 елгы “Җир сәгате” акциясендә иң актив катнашкан Россия шәһәрләренең берсе булган.

Акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды баш­лангычы белән үткәрелә һәм төрле илләрдә яшәүчеләрнең энергия һәм ресурслар саклау, планетада экологик хәлне яхшырту проблемаларын чишүдә теләктәшлеген гәүдәләндерә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International