Яшел Үзән районында экологик хәл тикшерелде

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы делегациясе Яшел Үзән районында булды. Министр Фәрит Габделганиев җитәкләгән, район башлыгы Александр Тыгин озата барган делегация Осиново бистәсендәге су алгычта, Әйшә полигонында, Васильево ГТСында булды, Әйшә авылында кулланыла торган үзәктән су бүлү системасы белән танышты. Бүтән урыннарда шәхси чистарту корылмалары я юынты чокырлары кулланыла, андый  канализация исә заман таләпләренә ярашмый. Әйшә авылында хәзер блоклы чистарту корылмалары төзергә кирәк.

Киңәшмәдә шулай ук биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү мәсьәләсе дә каралды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International