Татарстан экологларына йөзләп бала өстәлде

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

­Тор­мыш­чан ка­раш­лы, та­би­гать бе­лән кы­зык­сы­ну­чы 100ләп яшь эко­ло­гия ак­ти­вис­ты бү­ген та­би­гать сак­лау ин­с­пек­тор­ла­ры өй­рә­нү­лә­ре­нә җы­ел­ды. Ча­ра тер­ри­то­ри­аль ида­рә­ләр бе­лән ви­де­о­кон­фе­рен­ция ре­жи­мын­да үт­те. Кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ры­сы­на да җә­мә­гать ин­с­пек­то­ры та­нык­лы­гы би­рел­де, га­мәл сро­гы – 1 ел.

Җә­мә­гать ин­с­пек­тор­ла­ры ин­с­ти­ту­ты 2014 ел­да яңар­тыл­ган иде. Алар ин­де үз­лә­рен ях­шы як­тан күр­сә­теп өл­гер­де. Та­тар­стан эко­ло­гия һәм та­би­гый бай­лык­лар ми­нис­т­ры Фә­рит Габ­дел­га­ни­ев­ның әй­тү­ен­чә: “2015 ел­да рес­пуб­ли­ка­да та­би­гать сак­лау за­кон­на­рын бо­зу­лар­ның 10%ла­бын шу­лар ачык­лан­ды. Был­тыр та­би­гать сак­лау өл­кә­сен­дә яң­гы­ра­вык­лы эш­ләр бул­ма­ды, һәм мон­да да җә­мә­гать ин­с­пек­тор­ла­ры­ның эше кү­ре­нә. Про­фи­лак­ти­ка ча­ра­ла­ры кү­рү­гә дә күп нәр­сә бәй­ле. Җә­мә­гать ин­с­пек­тор­ла­ры – дә­ү­ләт ин­с­пек­тор­ла­ры­ның ирек­ле бу­лыш­чы­ла­ры, шу­лар җи­тәк­че­ле­ген­дә эш­ләп, алар­га эко­ло­гик хо­кук бо­зу­лар ту­рын­да хә­бәр итеп то­ра­лар. Җә­мә­гать ин­с­пек­то­ры бу­лу – иҗ­ти­ма­гый, ирек­ле эш­чән­лек бу­лып то­ра. Иң ях­шы­ла­ры­на без, әл­бәт­тә, бү­ләк­ләр би­рә­чәк­без, кон­курс­лар бу­ла­чак, йом­гак­лар яса­ла­чак, приз­ла­ры да бу­лыр. Лә­кин, кү­рү­е­гез­чә, ба­ла­лар приз өчен кил­мә­гән – алар без­гә ур­так бер зур эш­тә бу­лы­шыр­га те­ли. Дә­ү­ләт ин­с­пек­тор­ла­ры­на бу­лы­шу алар­га ки­лә­чәк­тә бу өл­кә­дә эш­ләү өчен иң ях­шы юл­ла­ма бу­лып то­рыр. Әй­тик, уз­ган ел­лар йом­гак­ла­ры бу­ен­ча бер­ни­чә җә­мә­гать ин­с­пек­то­ры без­нең ми­нис­тр­лык­ның штат­та­гы хез­мәт­кә­ре бу­лып кит­те ин­де. Ми­нис­тр­лык үз ал­ды­на һәр бис­тә­нең үз җә­мә­гать ин­с­пек­то­рын бул­ды­ру бу­ры­чын куя. Ба­ла­лар­ның та­нык­лык­лар­ны бы­ел “Кү­ңел­дә чис­та­лык – ти­рә-як­та чис­та­лык” де­ви­зы ас­тын­да уза­чак са­ни­тар-эко­ло­гик ике­ай­лык ал­дын­нан алуы да ти­рән мәгъ­нә­ле. Ике ай эчен­дә рес­пуб­ли­ка тер­ри­то­ри­я­сен са­ни­тар-эко­ло­гик кур­кы­ныч­сыз­лык та­ләп­лә­ре­нә ту­ры ки­те­рер­гә ки­рәк бу­ла­чак. Бы­ел­гы ике­ай­лык­ның та­гын бер үзен­чә­ле­ге – су объ­ект­ла­ры­на һәм су сак­лау зо­на­ла­ры­на игъ­ти­бар кө­чәю. Бу көн­нәр­дә та­нык­лык алу – үзе­ңә җа­вап­лы бу­рыч йөк­ләү ул. Әл­бәт­тә, бу да хәл­дән ки­лер­лек нәр­сә.”

Җә­мә­гать ин­с­пек­тор­ла­ры­ның ак­ци­я­лә­ре һәм эш нә­ти­җә­лә­ре ту­рын­да бе­леш­мә­ләр со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә #эко­яз2016 һэш­те­гы ас­тын­да би­ре­лә­чәк.

Ми­нис­тр­лык­ның мат­бу­гат хез­мә­те

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International