Муниципалитетларның санитар-экологик икеайлыкка әзерлеге тикшерелде

2016 елның 26 марты, шимбә

Бүген Казан шәһәр башкарма комитетында экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Казан, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Саба, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче районнары буенча киңәшмә үткәрде. Муниципалитетлар вәкилләре белән мондый зональ киңәшмәләрне министрлык санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү максатыннан үткәрә.

Киңәшмәдә икеайлыкны нәтиҗәле үткәрү проблемалары һәм бурычлары каралды. Министр урынбасары Фаяз Шакиров муниципаль районнарның барлык вазифалы затла­рын экологик икеайлыкка җитди карарга, кар эрегәч территорияләрне тиешле торышка китерергә чакырды.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә башлана, аның кысаларында бөтен республика буенча территория чистарту өмәләре үткәреләчәк. Иң күләмле акцияләр Бишбалта бистәсендә үткәрелер дип көтелә. Экология министрлыгы, Казанның Киров һәм Мәскәү район хакимиятләре, студентлар, иреклеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре территорияне чистартачак, тиешле санитар торышка китерәчәк. Өмәдә теләгән һәр кеше катнаша ала, иң актив һәм җаваплыларга бүләкләр биреләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International