Фәрит Габделганиев «Наратлык» санаториенда булды

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы делегациясе, министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә, Казанның Васильево бистәсендәге “Наратлык” санатори­енда булды. Аларны санаторийның генераль директоры Фоат Гатин озата йөрде.

Фоат Гатинның әйтүенчә, 14 гектар мәйданда санаторийның җиде йокы корпусы, спорт-савык­тыру комплексы, концерт залы, кер юу урыны, матурлык салоны, парковка, кафе һәм ресторан, мини-зоопарк, бассейннар урнашкан. Халыкара статуслы, Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле бу санаторийның уникаль дәвалау базасы да булдырылган. Санаторий территориясендә шулай ук балалар савыктыру лагеры бар, анда, аерым яшь төркемнәренә бүленеп, 7-16 яшьлек балалар ял итә. Тәҗрибәле педагоглар, балаларның мавыгу һәм кызыксынуларын исәпкә алып, төрле программалар төзи, көн саен хәрәкәтле, үстерешле уеннар, конкурслар, викториналар, экскурсияләр, спорт чаралары һәм ярышлар, театраль тамашалар, дискотекалар уздырыла.

Санаторийны караганнан соң министр Фәрит Габделганиев аның югары стандартлы корылышына, эшчәнлегенә югары бәя бирде. Генераль директор белән алар бу савыктыру оешмасында җәй көне экологик смена оештыру мөмкинлеген тикшерделәр.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International