1 апрельдә зур җыештыру башлана

2016 елның 29 марты, сишәмбе

1 апрельдә Татарстан территорияләрен чистарту икеайлыгы башлана. Бу турыда бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтелде. Журналистларның сорауларына исә экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм аның урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җавап бирде.

Министрның әйтүенчә, ике ай эчендә республика территорияләре экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереләчәк. Төп көчләр рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклауга һәм бетерүгә юнәлтеләчәк. Ачыкланган чүплекләр турында белешмәләр оператив рәвештә район җитәкчеләренә җибәреләчәк. Икеайлыкның барышын “Татарстанның Экологик картасы” системасында күзәтеп барырга мөмкин. Быел картага белешмәләр он-лайн режимда кертелә – махсус АРМ программасы эшкә кушылды – ул инспекторның автоматик эш урыны – ачыкланган бозуны шундук фотога төшерергә һәм модераторга җибәрергә мөмкинлек бирә.

Табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмау өчен Экология министрлыгы җир өсте транспорты, һава транспорты кулланачак (һавадан һәм тимер юлдан күзәтүләр планлаштырыла). Авыр кермәле урыннарда дәүләт күзәтчелеге өчен квадракоптерлар һәм пилотсыз очкычлар кулланылачак. Эштә шулай ук координатларны 10 см.га кадәр төгәллек белән билгели торган юлдашлы геодезия алгычлары актив кулланыла.

Төп көчләр су саклау зоналарында һәм суда була торган бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлтәләчәк. Катерларга, “Фламинго” экоаналитик судносына һәм күчмә экспресс-лабораторияләргә өстәмә буларак быел, Су саклау зоналары елы кысаларында каты контроль кирәклекне исәпкә алып, күчмә су штабы – күзәтчелек һәм экспресс анализ судносы барлыкка килә. Андый мониторинг беренче чиратта Идел, Кама һәм Вятка кебек эре су объектларында үткәреләчәк.

Рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары ачыклану турында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчелеккә көн саен ВКС режимында хәбәр итеп торачак.

Белешмә өчен: Былтыр барлык күзәтчелек органнары һәм муниципаль берәмлекләр 7000нән артык бозуны ачыклады. Ачыкланган бозулар буенча 141 предприятие һәм оешма, 1071 вазифалы зат һәм 3238 физик зат җаваплылыкка тартылды. Барлыгы 26 млн сумлык штрафлар салынды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International