ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

11 майда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелүгә 15 ел тулды. Шул уңайдан Министр Фәрит Габделганиев республиканың табигать саклау службалары вәкилләренә мөрәҗәгать итте:

“Татарстанның табигать саклау өлкәсе күпьеллык бай тарихка ия. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелүгә 15 ел тулды. Ул башта Әйләнә-тирәлекне һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы дип атала иде. Узган барлык дәвердә аның төп эшчәнлек юнәлеше булып республикада табигатьтән файдалануның, әйләнә-ти­рәлекне саклауның экономик механизмын һәм экологик белем бирүне камилләштерү буенча күләмле программаларны тормышка ашыру торды. Россиянең һәм Татарстанның яңа дәүләтчелеген аякка бастыру шартларында

Бүген Россиядә Экологик белем көне үткәрелә. 1991 елда халыкка экологик культура иңдерү максатыннан нигезләнгән бу көн кысаларында күргәзмәләр, конференцияләр, конкурслар, җыештыру һәм яшелләндерү чаралары оештырыла.

8 май көнне кичке сәгать 7дә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлы­гының кайнар телефонына Питрәч районы Тугаш авылы янында законсыз ком чыгарылу турында хәбәр керде. Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе һәм Үзәк территориаль идарә белгечләре, РФ МВДның Питрәч район бүлеге хезмәткәрләре шул урынга барып, законсыз карьер казу

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, ГринКазан хәрәкәте иреклеләре “Урманны коткарыйк” проекты кысаларында оештырган акциягә кушылып, узган ел азагыннан бирле җыела килгән 1 тоннадан артык макулатураны тапшырды.

Әлмәт шәһәренең 65нче “Ивушка” балалар бакчасы – Бала үстерү үзәгендә “Чүп-чар Җиргә төс түгел” дигән девиз астында “Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә “Эко-Мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасын тормышка ашыру аркылы экологик тәрбия бирүнең акту­аль аспектлары” дигән региональ семинар-практикум үткәрелде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары да катнашты. Семинар кысаларында “Чүп-чарны кыю куллана­быз” дигән эшләнмәләр

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе, Түбән Кама шәһәр хакимияте һәм идарә компаниясе хезмәткәрләре, барлыгы 35 кеше

Казанның Балалар экология-биология үзәгендә 1-16 май көннәрендә 2016 елгы халыкара “Парклар маршы” табигать саклау акциясенең шәһәр этабы үткәрелә, анда катнашуга барлык мәктәп балалары чакырыла.

Чараның юнәлешләре:


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Экология мәсьәләләренә битараф булмаучылар “Яшьләр карашында яшел технологияләр” бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 маена кадәр яшел технологияләр кулланыла торган җитештерү, экологик күзәтчелек буенча үз алымнарың турында фотоматериаллар, видео һәм слайдлар кулланып эшләнгән мәкаләләр, индустрия предприятиеләренең рәсми затлары белән кызыклы интервьюлар җибәрергә кирәк. Конкурста урта һәм һөнәри уку йортларында укучылар, югары уку


6
май, 2016 ел
җомга

Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катна­шырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казаннан Яңа Савиново районындагы Җиңү паркында күмәк өмә үткәрелде – экологлар, иреклеләр, студентлар һәм активистлар, 160 кеше, парк территориясен һәм шундагы күлнең яр буйларын чүп-чардан чистартты. 7 КамАЗ чүп-чар җыеп озатылды. Адоратский урамындагы бер ишегалдына 45 нарат утыртылды.

“Җиңү паркы бик күркәм ял урыны булып тора, монда балалар белән һәм парлашып йөриләр, хәтта пикниклар оештырыла. Тик үз артларыннан чүп-чарны җыештырып китсеннәр иде. Шулай ук Экология министрлыгына табигать саклау акцияләрен үткәрүдә булышуы өчен рәхмәт әйтәсе килә”, – дип


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International